#31 2010 нче ел |
||
Җиңү китергән бәйрәм Үлем турында уйлама, Фатих Кәрим Сугыш, мина тавышы, җиңү хәбәре – бу сүзләр һәркемгә якын. Бөек Җиңүгә 65 ел узса да, дәһшәтле вакыйгаларга бай булган сугыш әле дә йөрәкләрне тетрәндерә. Сабыйларның күз яше, аналарның йөрәк әрнүләре, якыннарыңны югалту, үлем хәбәрләре – болар барысы мәңгегә ветераннарның күңелләренә уелып калган... Юк, пар күгәрченнәрнең йөрәкләрен, меңләгән гомерләрне өзүче афәтне онытып булмый. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый... Бөек Җиңүнең әһәмияте һәм мәгънәсе турында калын-калын фәнни хезмәтләр, йөзләгән томда әсәр, пьеса, меңләгән һәм башка жанрдагы әсәрләр дә иҗат ителде. Халкыбызның батыр, курку белмәс улларының сугыш кырында күрсәткән батырлыклары турында күп язылды. Алар халкыбызның легендар шәхесләре: герой-шагыйрь М.Җәлил, Брест крепосте каһарманы Петр Гаврилов, фашист самолетына утырып әсирлектән котылган батыр очучы Михаил Девятаев, кыю партизан Иван Кабушкин, очучы кыз Мәгубә Сыртланова һ.б. калын-калын китаплар нәшер ителде... Хәзерге вакытта Җиңү көне белән бәйләнгән күп кенә кичәләр булып уза. Безнең гимназия дә бу эштән читтә калмый. Май ае буена гимназия укучылары мәктәптә күп кенә чаралар үткәрделәр, 3 нче май көнендә 9 “А” һәм “Б” сыйныфы укучылары Хәтер вахтасында тордылар. Мәңгелек ут янында торгандагы хисләрне, горурлыкны сүзләр белән генә җиткереп булмый. Сугыш заманында булган солдатларның батырлыгына, олы йөрәкле Туган ил бөркетләренә сокланасын. Кадерле ветераннар, сугыш кырында ятып калган әби-бабайларыбыз, без сезне гомергә хәтерлиячәкбез, һәм Туган Җиребездә ирекле атлый алуыбыз өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез! Минһаҗева Айнур, 9а |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (11А); Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, , Гайсина (11А), Надршина һәм Минхаҗева (7А), Мадиярова Ф. (10Б), Гатиатуллина (10Б) |
||