#31 2010 нче ел

1. Әсәрне таны.

1. Поэманың нәни герое - Әхтәм. 12 яшьлек кенә солдат хәйлә белән фрицны җиңә.


2. Зәңгәр Чишмә авылында биш малай табигатьнең ягымлы җылысын тоеп үсәләр. Өйләре авылның төрле урыннарында, тормыш хәлләре төрле дәрәҗәдә булса да, табигать каршында алар бертигез.


3. Драматург әсәрендә сурәтләнгән кайбер кеше образларын диңгез уртасында җилкәнсез калган көймәгә охшата.


4. Хикәядә баланың читек белән бәйләнешле кичерешләре тасвирлана.


2. Шигырьнең исемен, авторын әйт.


1. “– Аталар бит, әнием,

Яшер мине,

Әнием, бәгърем, килми үләсем”.


2. “Изге Ватан өчен агызып,

Җиңү таңын җиргә кабызып,

Алып кайтты илгә ул таңны,

Кече улым, батыр лачыным” .


3. ”Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә,

Һәм үләргә кыю ир булып,

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып”.


3. Хәзинә кайда күмелгән?

Сезнең алда – карта һәм шифрлы кәгазь кисәге. Картадагы өйдән чыгып китегез һәм хәзинәнең кайсы шакмакта күмелгәнен табыгыз.

Гибадуллина Гүзәл,
Зәйнуллина Динара, 5а