#31 2010 нче ел

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...



Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар – безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый,
Ак болытлар – безнең балачак.



7 нче май көнне 9 “А” сыйныфында укучы Надршина Айсылу инглиз теле укытучысы Эльвира Сәетгәрәевна җитәкчелегендә музейларның район конкурсына барды, һәм безнең гимназия музее Вахитов районында 1 нче урын яулады. Афәрин!

20 нче май көнне гимназия укучыларын данлау көне булып узды.Укуда һәм төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шул ук көнне гимназиядә тагын бер зур чара -4 нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү тантанасы үткәрелде. Кичәбез Россия һәм Татарстан гимны белән ачылып китте. Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна Шәмсиева булачак варисчыларга котлау сүзләрен җиткерде.Тантаналы рәвештә, 8, 9 нчы сыйныфы укучылар галстуклар бәйләп, алар бәйрәм концертына актлар залына уздылар.

21 нче майда актлар залында 4 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Беренче укытучыларына рәхмәт белдерү дә, администрацияне хөрмәтләү тукталышы да бар. 1 нче сыйныф укучылары чыгарылыш сыйныфларына үзләренең теләкләрен җиткереп, “Кәрия-Зәкәрия” җырын башкардылар.

Бәйрәмнең һәр өлеше бик кызык, мавыктаргыч күңелле рухта узды. Ә бәйрәмнең иң күңелле өлеше ул, әлбәттә, балаларның чыгыш ясаулары иде. 4 нче сыйныф укучылары үзләрен җырга, биюгә сәләтле икәнен күрсәтте. 4б сыйныфы укучысы Чекменева Диана үзенең сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән әти-әниләрне, кунакларны таң калдырды. Хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: русча, татарча һәм вальсбиеделәр. Аларның матур хәрәкәтләр ясап биюләре, чәчәктән чәчәккә очып йөрүче күбәләкләрне хәтерләтте. Җырчы кызларыбыз да - Исмәгыйлева Диана, Чекменева Диана (4б) матур, моңлы тавышлары белән “Мәктәп романсы”, “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырларын башкардылар. Бәйрәм барышында чыгарылыш сыйныф укучылары, бераз моңсуланып та алды. Хәтта күзләрендә яшьләр ялтыраучы укучылар да күренде. Бу, әлбәттә, балаларның башлангыч мәктәпне бик яратуларын күрсәтүиде. Борчылмагыз, дүртенчеләр, сез тагын да кызыклы, мавыктыргыч сәяхәткә чыгасыз.

Сау бул инде, сау бул Башлангыч!
Тәмамданды иң соңгы дәрес.
Яңгырады соңгы кыңгырау.
Күңелләрдә туа мең сорау.
Моңсу да соң бу соңгы чыңлау.


24 нче май чыгарылыш сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде.

Әйе, алар 11 ел уку дәверендә меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттеләр. Ә бүген яңгыраячагы берсенә дә охшамаган. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Шатлыклы, чөнки алар бүген олы тормыш юлына беренче адымнарын ясыйлар, ямансу, чөнки бүген ул аларны соңгы дәрескә озатачак.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлар өчен, Вахитов районы администрация башлыгының мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Алсу Мөниповна, ТДГПУ профессоры Ф.Ф.Харисов, Вахитов районының мәгариф җитәкчесе М.З. Закирова дакилгән иде. Килгән кунакларыбыз чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренеңтеләкләрен җиткерделәр.


Тәүге звонок белем ачкычларын
Балаларның бирә кулына.
Соңгы звонок башлап алып чыга
Һәр яшьлекне тормыш юлына.


Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Бүгенге көн сезгә шул бәхетле балачак мизгелләрен мәңге исегезгә төшереп торсын иде.

Хәерле юл! Хәерле юл сезгә, укучылар!






Шаһабиева Алсу Камиловна
башлангыч сыйныф укытучысы,
Минһаҗева Айнур, 9а