#31 2010 нче ел

АЛИНӘ БӘШИРОВА:

“Мин музыка белән 5 яшьтән кызыксына башладым. Бертуган сеңлем белән гармунга кушылып җырларга ярата идек. Ике бабабыз да моңлы итеп җырлыйлар иде. Икенчесе әле скрипкада да уйнады. Шуңа күрә музыкага сәләт геннардан киләдер дип беләм.

Музыка белән чынлап торып танышу бала чактан башланды – өйдә фортепиано дәресләре алдым. Чаллыда “Тамчылар” ансамбленә йөри башладым. Анда солист итеп куйдылар. Берничә ел эшләгәннән соң, ансамблебез таркалды. “Тамчылар” таралгач, мин башка ансамбльгә язылып тормадым. Мәктәптәге кичәләрдә чыгыш ясадым, шул гына. Югары сыйныфларда Чаллы мэриясе үткәргән чараларда катнаша идем.

Хәтерлим әле, берсендә туганнар ике туган абыемның туенда да җырлавымны сорадылар. Шунда туйның тамадасы минем чыгышымны бик ошатты. Үзе белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясады. Ул вакытта мин инде 2 нче курс студенты идем. Аның белән эшли генә башлаган чорда мәхәббәтемне очраттым да җырлаудан туктадым. Егетем минем җырлавымны хуплап бетерми иде. Сөйгән кешемнең сүзенә каршы килмәдем. Әмма 4 ел очрашканнан соң аерылыштык. Бергә булырга насыйп булмагандыр, күрәсең. Аннан соң, минем җырлыйсы килү теләге зур булуын ул күреп тора иде. “Барыбер бер сәхнәгә менәсең инде син”, – дип, үзенең моның белән килешмәвен белдерде. Себер егете иде ул. Аралар ераклыгы да безне ерагайткандыр дип уйлыйм. Шуннан соң мин үземнең яраткан шөгылемә алындым.

“Соңга калган сөю” дигән җырны яздырдым да аны “Барс-Медиа” компаниясе продюсерлык үзәгенә тәкъдим иттем. Минем тембрны ошаттылар. Шулай эшли башладык. Бүгенге көндә 4 җырымны радиодан тыңлап була. Концертларда да чыгыш ясыйм. Бүгенге көндә музыка — төп шөгылем. Моннан тыш әле икътисад белгечлеген үзләштерәм. Бу факультетта укуымның сәбәбе — әти-әниләремнең теләге. Әмма мин моңа үкенмим. Киресенчә, хәзер сөенәм генә. Икътисадны белергә кирәк.

Әмма бүгенге көндә җыр сәнгате миңа кызыграк. Мин үземне сәхнәдә күбрәк кирәк дип саныйм.

Казандагы беренче чыгышым 2009 нчы елның көзендә татарча дискотекада катнаштым. Беренче концерт чыгышым февральдә “Татарча солянка”да булды. Сәхнәгә чыкканчы дулкынландым, ә менә инде чыккач, керәсем килмәде. .Тамашачы белән сәхнә аша аралашу бик ошый икән миңа.

“Татар радио”сында җырларымны ишеткәч, әлбәттә, шатлыклы яңалык булды. Бер дустым шаяртып та алды әле. Ничә тыңласам да, Бәширова җырлый, ди.

Минең иҗатым башкаларныкыннан тавышның тембры белән аерылып тора. Мондый тавыш татар эстрадасында башка юк. Җырларымның эчтәлеге дә башкаларныкына охшамаган. Мин бары тик күңелле җырлар гына җырлыйм, һәм үземнең җырларым белән халык күңеленә кереп каласым килә. Халык мине яратып тыңлавын телим. Максатым да шул: минем җырларны тыңлап, чыгышларны карап, тамашачылар ял итсеннәр иде.

Үземнең яраткан җырчыларым арасында Мадонна, София Ротару, Николай Басковны хөрмәт итәм. Салават Фәтхетдиновның кайбер җырларын тыңлыйм. Айдар Галимовны үз итәм. Резидә Шәрәфиеваны. Тавышы искиткеч үзенчәлекле аның. Хатын-кызларда бик сирәк була торган калын тавыш. Бик кызыклы. Һәм үз-үзен тотышы белән дә.

Спорт белән шөгыльләнәм, биюгә йөрим. Бассейнга да йөрим, инглиз телен өйрәнәм, йөгерүне дә ташламадым. Ә киләчәктә продюсер булырга хыялланам. Тамашачы мине яшь итеп истә калдыруын телим.

“Музыкаль десант» проектында катнашу теләге белән янам. Бәлки әле, кайбер җырларыма REMIX яздырасы булыр. Репертуарымда яшьләр биерлек җырлар булуын телим.

Студиядән чыкмыйча, яңа җырлар яздырам. Яңа образлар, костюмнар турында уйлый башладым. Якын арада клип төшерергә ниятлибез».


Нургалиева Ләйсән, 9б