#31 2010 нче ел

Кошларны каршылап.

Кошлар алар безнең иң якын дусларыбыз, ярдәмчеләребез!

Яз җитү белән без үзебезнең дусларыбызны сагынып көтеп алабыз һәм аларга дип оялар ясый башлыйбыз, аларны урманнар, парклардагы агачларга бөркетеп куябыз. Кошлар кайту белән безнең күңелләребездә кошларыбызга карата мәрхәмәтлелек хисе уяна. Алар булганда безнең дөньябыз да якты, гел матур тавышларын тыңлау, үзе бер матурлык. Үзләренең якын дуслары җылы яктан кайткач, чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша.

Беренче булып яз хәбәрчеләре – кара каргалар кайтып, су буендагы биек талларга; тирәк башларына оя кора башладылар. Алар артыннан сыерчыклар һәм башка кошлар да кайтып үзләренең моңлы көйләрен суза да башладылар. Без алар өчен нинди булса да мәрхәмәтле эш кылырга телибез.

Сабирова Фәридә, 8а

Ярдәм кулы сузыйк!

Без 1 нче татар гимназиясенең 8а сыйныфы укучылары. Безнең гимназия тимурчылар башлаган эшне, бүгенгесе көндә дә алып бара. Без якын тирәдә яшәүче ветераннарыбызга булдыра алганча ярдәм кулын сузабыз. Ветеран укытучыларыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызны гимназиядә үткәрелгән бәйрәмнәргә чакырабыз, төрле концертлар күрсәтәбез, котлыйбыз. Вакыт табып өйләренә дә барабыз, хәлләрен беләбез, ярдәм итәргә тырышабыз.

Без шефлыкка алган ветеран - Грудина Надежда Александровна. Аның янына чиратлап барабыз. Ул безнең килүебезне түземсезлек белән көтә, без килгәч, сабыйларча шатлана. Надежда Александровна безгә үзенең тормыш юлы, сугышта күргәннәре турында сөйли, бергәләшеп утырып чәй эчәбез, олы кеше аралашуга да бик мохтаҗ бит.

Без аны бик яратабыз.