#31 2010 нче ел

Мәгъсумова Дилүзә Альберт кызы
8 “Б” сыйныфы укучысы



Кояш

Кояш җылы нурын сибә җиргә.
Күз алдымда бөре уяна.
Сабый бала
Төсле гаҗәпләнеп,
Исем китеп карыйм дөньяга.

Болыт астыннан кояш чыга.
Күз алдымда чәчәк тә ата.
Сабый бала
Төсле гаҗәпләнеп,
Исем китеп карыйм дөньяга.

Нинди гүзәл җирем.
Яшел бишегем,
Күз алдымда бөре уяна.
Сабый бала
Төсле гаҗәпләнеп,
Исем китеп карыйм дөньяга.


Тормыш

Тормыш, тормыш,
Кая илтә язмыш?
Дусларгамы,
Әллә дошмангамы?
Кая ул илтә икән?
Туган илгәме,
Яңа җиргәме?
Тормыш, тормыш,
Кая илтә язмыш?

Кеше куана

Кеше куана.
Нәрсә булган аңа?
Булмый аңлап та!
Аларга карап та!
Сугыш беткән,
Җиңү җиткән!
Кеше куана.
Бик рәхәт аларга.

Укытучым

Өйдә – әни, мәктәптә – Сез
Минем иң якын кешем.
Гомер буе озата барыр
Сезнең иң изге эшегез.

Татар теле дәресләрен
Шатланып, көтеп алам.
Сезнең җылы карашыгыздан
Көч алам, илһам алам.

Сыйныфка килеп керүгә,
Ягымлы караш ташлый.
Тыныч кына, ашыкмыйча,
Үзенең дәресен башлый.


Шәвәли

Яшәгән, ди, бер малай,
Шәвәли, ди, исеме.
Укырга яратмаган,
Шигырь дә ятламаган.
Беркөнне укытучы
Чакырган үз янына.
Шигырьне ятламаган.
Нәрсә уйларга аңа
Уйлап чыгарган аны:
     Күк күкрәми,
     Җир тетрәми.
     Яңгыр ява,
      Кар яумый.
      Кояш чыга,
      Болыт чыкмый.
      Шәвәли шигырь ятлый!


Рәхәт безгә яшәргә

Яңгыр ява,
Кар ява.
Нишләргә кешеләргә?
Уйный, бии, көләргә.
Рәхәт безгә яшәргә!


Сугыш

Сугыш ул нәрсә икән?
Кан микән,
Кайгы микән.
Нәрсә китергән икән?
Сугыш хәсрәт китергән,
Кайгы алып ул килгән,
Бик күп кеше юк иткән.
Хәзер уйлап карасаң,
Бераз елап та алсаң
Искә төшәр бабаең
Туганнарың, дусларың.
Сугыш ул нәрсә икән?
Куркыныч әйбер икән.



Ямьле табигать кочагында

Без ямьле җәй көннәрендә табигатькә экскурсиягә чыктык. Бар дөнья ямь-яшел. Агыйдел буенда үсеп утырган шомырт, карлыган, бөрлегән үзенең җимешләре белән күзне чагылдырып үзенә тартып тора. Җиләк-җимешләреннән тәмле, хуш исләре килеп тора. Иртәнге сәгатьләрдә, кояш күтәрелүгә, су өсләрендә кояш нурлары балкый. Һавада кошлар сайравы табигатьне тагын да җанландырып җибәрә. Урмандагы барлык җәнлекләр матур Агыйдел ярына төшә, аның шифалы суын эчәргә төшә. Бар табигать көндез җанлана, ә кичен төнге йокыга тала.

Мин бик тә табигатькә чыгарга яратам , чөнки ул сәламәтлекне ныгыта һәм анда чыгуы да рәхәт.

Җамалиев Нияз, 5а


Юллар, юллар...

Менә җәй дә килеп җитте. Кешеләр, кояш кыздыруына чыдый алмыйча, тизрәк ышыкка кереп посарга ашыгалар. Шундый көннәрнең берсендә, без авылга кайтырга чыктык. Менә инде автобус вокзалына да килеп җиттек. Билетлар алынган инде. Автобуска гына кереп утырасы калды, ләкин шофёр әле озак кына ишекләрен ачмыйча торды. Шушы юлга чыгулары... ниндидер аңлатып булмаган дулкынлану, шатлану хисе.

Ниһаять, без юлга кузгалдык, тәрәзәдән инде шәһәр тузаны да керә башлады. Янымда апам утырган, ләкин без гадәттәгечә, юлга чыккач, сөйләшми барабыз...Һәрберебез үз уйларына чумган. Нишләргә белмичә, мин, колакчыкларымны киям, музыка җибәрәм. Тәрәзә янында утырганлыктан, барган җайга барлык әйберләрне, күренешләрне күзәтеп барам. Автобус эче тын, әйтерсең һәрбер кешенең күңеле ниндидер тантаналы, шатлыклы вакыйга көтә диярсең. Әлбәттә, шатлыклы, чөнки күп кенә шәһәр кешеләре авылга бары тик җәй көне генә кайта бит. Анда да, бер-ике атнага гына... шәһәр безне үзенең ,,куллары,, белән бик нык тотып тора бит...

Берзаман, күзем ачып җибәрсәм, апам уята икән - килеп җиткәнбез, ниһаять. Әмма әле авылга шактый ерак керәсе бар. Ничек барып җитик дип аптырап торганда, кайдандыр сәер, әкияттән чыккан зат төсле, арбага ат җигүле бабай килеп чыкты. Зирәк, акыллы, шат күңелле, яхшы кеше булып чыкты ул. Безне авылга кадәр илтеп куйды. Менә без инде арбада барабыз. Көн матур, кояшлы. Әлеге бабай безнең авылда ат көтүен караучы икән. Сөйләшә торгач, аның минем кебек үк ,,ат җене кагылган,, икәне ачыкланды.

- Алай булгач, ди, миңа көтү карарга килеп булышырсың, - диде ул. Мин әлбәттә, моңа бик шатландым, көтү көткәндә үзеңә дә һаман ат белән булырга кирәк ич!

Бер-ике атна дәвамында, мин чын күңелдән бу әкияттән чыккан Ак бабайга булыштым. Кич җиткәч, кайтканда, барлык атлар бергәләшеп кайту юлына йөгерә башлый. Син исә, үз атыңны алар артыннан куасың да куасың... битеңә тузанлы, җылы җил килеп бәрелә... Алдыңнан йөгергән ат көтүе һәм мин, үзем ат өстендә - болар мәңге минем күңелемдә калачак.

Кире Казанга кайтып, көзләр җиткәч, минем авылдагы дус кызым бу бабайның дөнья куйганын әйтте... Инде атларны кем карар? Ак бабайдан да, атларны беркем дә күбрәк яратмый иде бит...

Шулай итеп, бу юлы авылга кайту аеруча минем хәтеремә кереп калды, атлар көтүлеге арасында әле һаман Ирек бабай үзенең якын дусты, аты Бүләк белән алар белән сөйләшеп йөри төсле..., ләкин ул юк инде, серле бер хатирәләр арасында югалып калган кебек...

Хәсәнова Гүзәл, 8а


Табигатькә экскурсия

Яз. Дөресрәге, хәзер май ахыры. Экскурсияләр вакыты килеп җитә. Лагерьдә инде отрядлар да җыела башлады инде. Алар урманга, экскурсиягә барырга җыеналар, ахры. Чыннан да, аларга, табигатькә экскурсиягә барабыз дип күптән әйтеп куйганнар инде.

Менә экскурсия көне дә килеп җитте. Балалар воңатыйлары белән юлга чыгарга әзерләнәләр һәм бергәләшеп лагерьдән чыгып та китәләр. Әлбәттә, табигатьне “күрмәгән” балалар бу үзенчәлекле “экскурсиягә” бик шатланалар һәм аны көтеп алалар.

Ниһаять, алар (план буенча бигеләнгән маршрут буенча хәрәкәт итеп) урман сукмаклары буенча атлап баралар. Аларның укытучылары – экскурсовод балаларны табигать белән “таныштыра”: үләннәр турында сөйли, кошлар күрсәтә, гөмбәләрне аерырга өйрәтә һ.б. Укучылар боларны бик куркынсынып тыңлыйлар, хәтта йөри-йөри төшке аш вакыты килеп җиткәнен сизми дә калалар. Укытучылары өйрәткән буенча учак ягасы урынны коры-сары яфраклардан, ботак-чабаклардан арындыралар да, бик сак кына учак ягалар. Мондый акыллы балаларга укытучылары сөенә, әлбәттә. Тамак “ялгап” алгач, отряд әле тагын бик озак кына урман буйлап йөри. Алар кичен генә кире лагерьга кайтып керәләр һәм әле бик озак (ярты төн диярлек) урманда күргән әйберләрне, яңа танып белгәннәрен үзара кызып-кызып сөйләшәләр, әйтергә, алар анда отряд белән түгел, аерым-аерым булганнармыни..

Хәсәнова Гүзәл, 8а


Бәхет нәрсә ул?

Бәхет нәрсә ул? Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Минемчә, бәхет ул акчада, матур киемнәрдә, машиналарда түгел. Чөнки элек бу матур әйберләр булмаган, ләкин кешеләр ничектер яшәгәннәр, бәхетле булганнар. Бәхет ул - әти-әниең, туганнарың, үзең һәм алар сау-сәламәт булуы. Чөнки әти-әниләр, туганнар булмаса, бу дөньяда яшәү бик авыр булыр иде.

Әниләрнең иң зур бәхете ул - бала. Алар үз балаларына бәхет, сәламәтлек кенә теләп торалар. Балалары бәхетле булсын өчен, барысын да эшлиләр. Аларны тәрбиялиләр, укыталар, киендерәләр. Шуңа күрә кадерле әниләребезне хөрмәт итәргә, яратырга һәм аларга булышырга кирәк. Әниләр иң кадерле кешеләр.

Бәхет ул тагын туган җирендә яшәү. Шәһәр яки авыл - туган илнең бер өлеше ул. Туган ил, әни шикелле, газиз, якын. Кая гына китсәң дә, кеше туган ягын сагынып кайта. Туган якның һавасы да шифалырак, күкләре дә зәңгәррәк, сулары да татлырак, табигате дә маруррак тоела. Аның тирә-ягында җиләкле, гөмбәле урманнар, тирән сулы елгалар, күлләр бар. Безнең яши торган өебез, мәктәбебез, безнең урам - болар барысы да туган як була инде. Һәр кешегә үз туган җире кадерле, якын, аны һәркем ярата.

Кеше тагын да бәхетле булсын өчен, аның яраткан һөнәре булырга тиеш. Ул эшкә күтәренке күңел белән, ашкынып йөрерсә генә күңелле була. Әгәр дә кеше һөнәрен яратмаса, аның эшкә барасы килми һәм күңеле төшенке булса, кеше үзен тулысынча бәхетле итеп сизми.

Мин үземнең киләчәк бәхетемне түбәндәгечә күз алдыма китерәм. Әти-әнием, туганнарым киләчәктә дә сау-сәламәт булырлар, кайгы-хәсрәт килмәс. Мин яхшы билгеләргә мәктәпне тәмамлап, үземә ошаган һөнәр алырмын һәм яраткан эшемдә эшләрмен дип уйлыйм.

Камалова Алисә, 7б