#32 2010 нче ел

Без булдырабыз!

18 нче сентябрь көнне Вахитов райнында урнашкан, әле яңа гына төзелгән, “Мәскәү” спорт-комплексында “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” эстафетасы үткәрелде. Бу зур чарада безнең гимназия дә читтә калмады. Анда Вахитов районындагы биш мәктәптән спорт сөюче гаиләләр дә җыелган иде. Әлеге чараны Вахитов районы җитәкчесе ачып җибәрде. Спорт-комплекска мәртәбәле кунаклар, өлкән буын спортсменнар һәм ветераннар да килгән иде. Бу чара ике этаптан тора: беренчесе, Казан шәһәрендәге төрле спорт түгәрәкләренә йөреп республика һәм Европа күләмендәге ярышларда катнашкан спортсменнарыбызның чыгышлары күрсәтелде; икенчесе, спорт сөюче гаиләләрнең көч сынашуы булды. Әлеге командаларга төрле сынаулар әзерләнгән. Безнең гимназиядән әлеге эстафетада Сәмитовлар гаиләсе катнашты. Сәмитов Равил Солтан улы (1б сыйныфы укучысы Сәмитов Исламның әтисе), Шаһабиева Алсу Камил кызы һәм Кәримуллин Гадел (4а сыйныфы ) сайланды. Алар җанатарларыбызның көчле алкышлары ярдәмендә бирелгән сынауларны тиз узып, 2 нче урын яуладылар. Командабызга медаль һәм мактау грамотасы тапшырылды.