#32 2010 нче ел

Гимназия тормышы гөрли.

Ниһаять, җәйнең эссе матур ялларыннан соң, укучыларның чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәпкә баруын күрәбез. Беренче сыйныф укучылары өчен бу бәйрәм хәтердә мәңгегә уелып кала. Алар өчен гомерендә бары бер генә тапкыр була торган мизгел бу.

Белем көне булганлыктан, гимназиядә тантаналы линейка үткәрелде. Биредә бәйрәм белән котларга килгән мәртәбәле кунакларыбыз да бар иде. Алар беренче сыйныф укучыларын Белем көне белән котлап, үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырды. Бу уку елында 1 нче сыйныфта барлыгы 82 бала белем алачак.

Гимназиябез укучылар белән гөр килеп тора. Алар төрледән-төрле конкурсларда, ярышларда катнашырга да өлгерде. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укучылары өчен, “Көзге әкият” конкурсы үткәрелде. Әлеге чарада аеруча 4 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Алар, табигать материалларын файдаланып, төрле поделкалар ясадылар. Һәр укучының эшләгән поделкалары матур һәм үзенчәлекле. Аеруча Җәләлетдинов Булат, Муллагалиева Элионора һәм Гобәйдуллина Зиләнең иҗат эшләрен әйтеп үтәргә кирәк. Алар 4 нче сыйныфта укуларына карамастан, шундый матур итеп ясаганнар.

ТР кысаларында информацион-аңлатма эшләре буенча 2010 Бөтенроссия халык санын алуга багышланган республика күләмендәге “Балалар халык санын алуны ясый” дигән балалар рәсеме конкурсы игълан ителгән иде. Безнең гимназия укучылары да бу конкурста теләп катнашты. Алар үзләренең рәсемнәрендә бу теманың бик мөһим икәнлеген ачык чагылдырган. Шулай ук укучыларның “Халык санын алу – 2010” темасына язылган иншалары да эчтәлекле. Балаларның сочинениеларында бу теманың бүгенгесе көндә бик актуальлеген үзләренең фикерләре аша расланган.

15, 27 нче сентябрь көннәрендә үткәрелгән төрле спорт ярышларында да гимназия укучылары актив катнашты. Әйе, без спортны яратабыз. Гимназиядә үткәрелә торган төрле түгәрәкләргә йөрибез, район һәм республика күләмендә оештырылган ярышларда, эстафеталарда катнашырга тырышабыз. Яңа уку елы әле генә башлануына карамастан, инде берничә спорт ярышларында катнашырга да өлгердек. Мәсәлән, Җиңел атлетика, Милли кросс һәм “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” эстафетасында да көч сынаштык.

“Сәламәтлек – зур байлык” дигән девиз белән яшибез без.

Эстафета турында тулы мәгълүмат “Без булдырабыз” рубрикасында бирелә.

Минһаҗева Айнур, 10а