#32 2010 нче ел

Истәлекле даталар

2 сентябрь Рәссам-проектлаучы Владислав Андреевич Вязниковка 60 яшь (1950)

6 сентябрь Язучы, юрист, хокук фәннәре докторы, профессор Зөфәр Мәгъсүм улы Фәтхетдиновка 70 яшь (1940)

9 сентябрь Журналист, тәрҗемәче, тел белгече Ибраһим Габделвахит улы Кулиевның тууына 125 ел (1885–1937)

10 сентябрь Галим-мәгърифәтче, дин эшлеклесе, шагыйрь Мөхәммәтсадыйк Иманколыйның тууына 140 ел (1870–1932)

12 сентябрь Вәисиләр хәрәкәтенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Баһаветдин Хәмзә улы Вәисов (Хәмзин)ның тууына 200 ел (1810–1893)

12 сентябрь Журналист, архивчы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Дамир Рәүф улы Шәрәфетдиновка 70 яшь (1940)

13 сентябрь 210 ел элек Казанда беренче татар типографиясе ачыла (1800)

13 сентябрь Тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Ринат Әхмәтгали улы Нәбиевкә 60 яшь (1950)

14 сентябрь Рәссам-график, китап бизәү остасы Юрий Борисович Лысогорскийның тууына 80 ел (1930–1991)

19 сентябрь Эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы, профессор ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Хөсәен Гали улы Гыйззәтуллинның тууына 100 ел (1910–1980)

20 сентябрь Композитор, скрипкачы, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Заһид Вәли улы Хәбибуллинның тууына 100 ел (1910–1983)

22 сентябрь Тел галиме, тюрколог, СССР ФАнең мөхбир-әгъзасы Николай Иванович Ашмаринның тууына 140 ел (1870–1933)

22 сентябрь Балет артисты, педагог, ТАССРның атказанган артисты Анна Федоровна Гацулинаның тууына 100 ел (1910–2004)

22-25 сентябрь 90 ел элек Татарстан профсоюзларының беренче өлкә съезды булды (1920)

25 сентябрь Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Харис улы Тимербулатовка 60 яшь (1950)

27 сентябрь Журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Габдулла улы Әһлиуллинга 70 яшь (1940)

27 сентябрь Шагыйрь Сергей Владимирович Малышевның тууына 60 ел (1950–2007)

29 сентябрь Композитор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты Исмай Гайнетдин улы Шәмсетдиновның тууына 100 ел (1910–1982)

29 сентябрь Журналист, мәдәният эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Булат Миңнулла улы Гыйззәтуллинның тууына 90 ел (1920–1989)

29 сентябрь Балет артисты, педагог, балетмейстер, РСФСРның атказанган артисты Әдһәм Фазылҗан улы Нарыковның тууына 90 ел (1920–1968)

30 сентябрь Актриса, Татарстанның халык артисты Люция Габдулла кызы Фарсинаның тууына 80 ел (1930–2005)

30 сентябрь Чистай совхоз-техникумы ачылуга 90 ел (1920)


ОКТЯБРЬ

1 октябрь Казан почта-телеграф округы төзелүгә 125 ел (1885)

1 октябрь Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты оештырылуга 90 ел.

1 октябрь Сәламәтлек эшен оештыручы, медицина фәннәре докторы, СССР МФАнең мөхбир-әгъзасы, ТАССРның атказанган табибы Сергей Владимирович Курашовның тууына 100 ел (1910–1965)

2 октябрь Философ, философия фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Булат Мәхмүт улы Галиевнең тууына 70 ел (1940–2009)

5 октябрь Халыкара укытучылар көне.

7 октябрь Җырчы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтахованың тууына 70 ел (1940–1999)

9 октябрь Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Дәүләт улы Якуповка 75 яшь (1935)

9 октябрь Җырчы, педагог, ТАССРның һәм Каракалпак АССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Юрий Владимирович Борисенкога 70 яшь (1940)

10 октябрь Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне – Уңыш бәйрәме. 11 октябрь Актриса, Татарстанның атказанган артисты Венера Мансур кызы Шакировага 50 яшь (1960)

11 октябрь «Шәһри Казан» газетасы чыга башлауга 20 ел (1990)

12 октябрь Хәтер көне

15 октябрь Бөтендөнья шигърият көне

16 октябрь Балет артисты, педагог, Татарстанның халык артисты Луиза Илдус кызы Мөхәммәтгалиевага 50 яшь (1960)

17 октябрь Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, профессор Әгъдәс Хөсәен улы Борһановка 90 яшь (1920)

20 октябрь Язучы һәм публицист Вахит Закир улы Юнысовның тууына 80 ел (1930–2006)

20 октябрь Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең туган көн

21 октябрь Интернет туган көн

21 октябрь Шагыйрь, композитор, журналист Ләбиб Кәрам улы Айтугановның тууына 75 ел (1935–1964)

21 октябрь Нәкышьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Валентинович Анютинга 60 яшь (1950)

22 октябрь Тел галиме, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Габдулла улы Абдуллинның тууына 75 ел (1935–1992)

23 октябрь Нәкышьче Дания Шамил кызы Шәймәрдановага 60 яшь (1950)

23 октябрь График Заһир Зариф улы Хәкимовка 50 яшь (1960)

25 октябрь Язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Мөхетдин улы Таһировның тууына 120 ел (1890–1938)

27 октябрь Актриса, ТАССРның атказанган артисты Роза Мөхәммәт кызы Җиһаншинага (Минзәлә театры) 80 яшь (1930)

27 октябрь Шагыйрә Елена Викторовна Бурундуковскаяга 50 яшь (1960)

27 октябрь Нәкышьче Ришат Вахит улы Гомәровка 50 яшь (1960)

28 октябрь Нәкышьче Равил Габделбәшир улы Заһидуллинга 50 яшь (1960)

30 октябрь Рәсәйдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне



Зәйнуллина Айсылу,
Галиуллина Гөлшат, 8б