#32 2010 нче ел

Татарстанның һәм Россиянең атказанган һәм халык артисты Хәлим Җәләлов.

Туган елы: 27.04.1940

Туган авылы: Олы Солтан

Эш урыны: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты

Мактаулы исемнәре:

  • ТАССРның танылган артисты (1976)
  • ТАССРның Югары советы президиумының мактау грамотасы (1987)
  • ТАССРның Югары советы президиумының мактау грамотасы (1990)
  • Татарстанның халык артисты (1992)

Безнең татар тамашычы арасында артист Хәлим Җәләлов уенын яратмаган кеше бар микән? Шуның кадәр дә халыкчан, шундый да ягымлы һәм бер үк вакытта шаян-җор табигатьле, саф күңелле, эчкерсез җанлы артистны ничек итеп яратмаска, үз итмәскә мөмкин? 1965 елда Х. Җәләлов “Ата хакы – тәңре хакы” дигән спектакльдә үзенең беренче ролен уйнаган. Яшь егет Севка роле була ул. Ул бу рольне зур осталык белән башкара . Сәхнәдә үзен иркен тота, тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итә. Шагыйрь Зөлфәт үз чордашы Х. Җәләловка багышлап язган шигырендә болай ди:

Халык җанын, халык ышанычын
Үз иңенә алган хәлендә,
Язмышларның якты сәхнәсенә
Күтәрелә яңа Хәлимнәр.
Күнелем булмас, мондый көнеңдә мин
“Бәхет телим, дускай!” димәсәм,
Иң зур бәхет – халык мәхәббәте-
Бәхетеңнән чынлап көнләшәм.
Ачылсыннар йөзләр сине күреп!
Сәнгать шифасына керендер.
Ни кылансаң - шул килешә сиңа,
Елат, көлдер, сөйдер, сөендер!

Шагыйрь дөрес әйтә: чыннан да, иң зур бәхет ул – халык мәхәббәте. Артист Х.Җәләлов 1940 елда дөньяга килә. Сәхнәдән дусты Равил Шәрәфиев белән бер авылдан Балык Бистәсеннән ерак түгел урнашкан Олы Солтан дигән авылдан.

Хәлим үзенең әтисен хәтерләми. Әтисе 1942 елда Ленинград янында һәлак булган. Тол калган әнисе җиде малай белән кала. Ул көн буе колхоз эшендә, ә иртә - кич абзар-кура тирәсендә мәш килә. Ул елларда тормыш авыр булса да, авыл мәктәбендә төрле түгәрәкләр эшли. Х.Җәләлов та аларның берсен дә диярлек калдырмый. Бигрәк тә шигърияткә тартыла, бик күп шигырьләрне ятлый, аларны сөйләп йөри. Х.Җәләловның шигърият белән мондый дуслыгы гомер буе дәвам итә. Ул үзенең иҗат юлын мәктәптән үк башлый. Үзешчән сәнгать түгәрәге аның күңеленә канат куя.

Соңыннан ул авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1961 елда ул төрле эшләрдә эшли: чирәм җирләр күтәрешә, комбайнер ярдәмчесе була. Казанга кайткач, укуын кич дәвам итәргә уйлап, җитен комбинатына эшкә керә. Шул ук вакытта М.Вахитов исемендәге клубтагы драма түгәрәгенә йөри башлый.

Ул шул ук 1961 елның көзендә яңа гына ачылган театр училищесына документларын тапшыра. Имтиханнарны татар театрының иң зур осталары кабул итә. Х.Җәләлов хыялына ирешә һәм ул театр студенты. Актерлык осталыгы дәресләрен артист Рәфкать Бикчәнтәевтән ала. Шулай итеп, яшь артист Х.Җәләловның язмышы хәл ителә. Наил Әюпов белән Х.Җәләловны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына алалар.

Х.Җәләловның беренче уеннарыннан ук тамашачылар да, театр тәнкыйтьчеләре дә игътибар итә. Х.Җәләлов спектакльләрдә еш катнаша, беренче елны М.Әмирнең “Тормыш җыры”нда Каюмны , Ә.Баяновның “Күзләре нинди иде?”сендә Рифкатьне, Ш.Хөсәеновның “Зөбәйдә - адәм баласы”нда Әсгатьне уйный. Икенче елда тагын шундый ук онытылмастай рольләрне башкара.

Хәлим Җәләлов - гаять үзенчәлекле тормышны тирәнтен аңлый белүче артист. Аның геройлары һәрвакыт хәрәкәрчән, темпераментлы, шул ук вакытта шигъри күңелле, юморга бай, оптимистик рухта булалар.

Сәхнә белгечләренең мондый бәһасенә лаек булу өчен, әлбәттә, артистның үзенең дә чын авыл егете булуы, кеше холкын тирән аңлый алуы һәм табигать тарафыннан бирелгән, зур тырышлык куеп үстерелгән сәләт кирәк.

Халкына, сөйгән милләтенә шулай бирелеп хезмәт итү - үзе зур бәхет. Әйе, Хәлим Җәләлов – бәхетле иҗатчы, бәхетле артист!


Гәрәева Рәмзия, 9а