#32 2010 нче ел

Саумы, сентябрь!

Исәнме, саумы, сентябрь -
Безнең Яңа ел!
Синнән башлап тормышка
Якты, яна юл!
Исәнме, сөекле мәктәп!
Көттеңме безне?
Шундый түземсезлек белән
Көттек без көзне!


Кыңгырау чыңы, дәресләр тәртибе, якын дуслар, сыйныфташлар, “2”ле дә “5”ле билгеләрен алу – болар барысы да мәктәп белән бәйләнгән. Һәр кеше үзенең 11 ел гомерен мәктәп бинасында уздыра. Һәр елны каршылый торган 1 нче сентябрь бәйрәме дә үзе бер могҗизага ия, шул көнне аеруча кызыклы һәм истә калырлык итеп уздырасы килә.

Быел безнең гимназиядә Белем көне нәкъ шундый булды: алып баручылар бәйрәмне өч телдә тәкъдим иттеләр, күңелгә якын булган, мәктәп турындагы җырлар ямь өстәделәр, яңа гына мәктәп баскычына, тормышында яңа юлга атлаучы беренче сыйныф укучылары да һәркемгә үзенең беренче сентябрь көнен искә төшерделәр. Урамдагы салкын һава да кәефне төшермәде, киресенчә, бәйрәмнең җылы атмосферасы туңарга ирек бирмәде.

Гимназия тормышы да гөрләп тора: олылар көне һәм укытучылар бәйрәменә сыйныфлар тырышып әзерләнәләр. Бәйрәмнәр гел бер үк булса да, һәр елны аларны тагын да мавыктыргычрак, яңа идеяләр белән тулыландырып эшлисе килә.

Хөрмәтле укучылар! Уку елын яхшы билгеләр белән башлап җибәрүегезне һәм шулай ук дәвам итүегезне телим! Беренче чирек кыска, ул тиз үтеп китәчәк. Шуңа күрә яңа белем үрләрен яулаганда, уку процессында сезгә уңышларга ирешүегезне телим! Яңа уку елы белән, гимназия!


Минһаҗева Айнур, 10а