#32 2010 нче ел

1. Монда нәрсә язылган?

Әнисе иртән эшкә киткәндә, улы йоклап калган. Әнисе улының өстәленә бер язу калдырган. Менә ул язуны, сез дә укып карагыз.

Х..р.е и..ә, у.ым!


2. Шаян сораулар

1. Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә була?

2. Нинди сүздә алты “н” бар?

3. “Кырык” сүзен горизонталь, вертикаль, сынык, шулай ук диагональләр буйлап теләсә нинди юнәлештә һәм теләсә кайдан башлап, ничә тапкыр укып була?

КЫРЫК
ЫЫ ЫЫ
Р Р Р
ЫЫ ЫЫ
КЫРЫК

4. “Өтерге” сүзен өч шакмакка язып буламы?

      

5. Һәр шакмакка бер хәреф язып, җиде шакмакка 39 хәреф исемен сыйдырыгыз.

              

3. Табышмак-уеннар

1. Мин – кояшта, мин – кыярда, ләкин тауда мин юк.
2. Тәрәзә төбе нидән гыйбарәт?
3. Чигәдә бар, кашта юк; чирәмдә бар, ташта юк.
4. Тыкрык башында ни бар?
5. Корыда юк, суда бар; төтендә юк, буда бар.
6. Дәрес башында нәрсә ишетәбез?
7. Идел читендә ни күрәбез?
8. Синдә бар, миндә бар – җирдә-суда бер дә юк.
9. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
10. Көн белән төн уртасында нәрсә бар?


Зәйнуллина Динара, 6а