#32 2010 нче ел

Җәйге хатирәләр

Җәй табигатьнең иң матур чагы. Бар дөнья яшел төскә күмелә. Көннәр җылына, кояш тагы да кыздыра, күктә ак болытлар әкрен генә җил исә.

Бакчадагы җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә. Табигьтнең шул чагы бигрәк тә сокландыргыч.

Авылда саф һава, җәй көне бигрәк тә күңелле. Көн саен су коенасын, ураманга җиләк җыерга барасын, яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашыйсын.

Мин дә авылга кайттым. Көн саен су коенырга йөрдек, көннәр бик эссе иде, шуңа күрә дә урамга чыгып йөреп килеп булмый иде. Ә кичрәк көтүләр кайткач, көн сүрелә, урамда чыдарлык , кичкә киткәч шаулап торган авыл тын кала. Барысы да өйгә кереп китәләр.

Җил дә тора, кояш сүрелә. Шул көнне без туганнарыбыз белән һәм минем әнием белән күрше авылга килгән театрга бардык. Туфан Миңнуллинның 75 яшь юбилеена куелган спектакаль “Диләфрүзгә дүрт кияү”. Элек укып йөргән чакта, без классташларым белән караган идек ул әсәрне. Миңа спектакль ошады , шуңа күрә күрше авылга шул ук театр килгәч, мин анда барырга риза булдым. Без ул спектакльне карадык, минем туганнарыма бик тә ошады. Килгән кешеләргә дә спектакль бик ошады.

Җәйнең бер көне минем күңелемдә бер хатирә булып калачак.

Зәйнуллина Динара, 6а


Җәйге хатирәләр

Җәй. Күңелле, матур җәй. Бу ел фасылын без бик тә көтеп алабыз. Җәйге каникуллар башлангач та, мин авылга кайтам.

Безнең авыл бик матур. Якында гына яшҗ каен урманы шаулап үсә. Урман буенда ук текә яр бар. Ә яр астыннан, ишелеп төшкән ташлар арасыннан, чылтырап аккан салкын чишмә чыга.

Кырда җиләк-җимеш бик күп. Къз ачып йомганчы ыкрсың бер бик зур чиләк. Бөтен болын кып-кызыл, сап-сары, зәп-зәңгәр чәчәкләр белән тулган. Әнә инде эшчән бал корты да чәчәктән-чәчәккә кунып, татлы ширбәт җыя.

Мин авылымны яратсам да, икенче авылга кайту сәбәпле, озак тора алмадым. Июль аенда сеңлем Диләрәләр авылына кайттым. Алар гаиләсендә күптән түгел зур шатлыклы хәл булды! Кечкенә бала дөньяга килде. Алар аңа Рөстәм дигән исем бирделәр. Мин апама булышып, баланы караштым.

Шулай итеп, җәйге каникуллар бик тиз үтте, сизелмичә дә калды.

Беренче көнне мәктәпкә баргач, мин озак күрмәгән дусларымны күрдем. Без алар белән аралаштык, серләребезне сөйләштек. Хәзер яңа уку елында безгә аеруча тырышып укырга кирәк.

Нуруллина Ләйсән, 6а


Сәләт! “Байлар Сабасы” аланы

Мин бу ямьле, кызу җәй айларында, искиткеч матур җирдә урнашкан “Сәләт” лагерында уздырдым. Ул лагерь Байлар Сабасы аланында урташкан. Кызганычка каршы, бик озак булмадым, бер атна сизелмичә дә калды. Якын дусларым, яраткан әйдаманнарым белән узды да китте. Беренче көннәрдә безне әйдаманнар белән таныштыру кичәсе уздырдылар. Ике өлкән әйдаманыбыз бар иде: Зилә апабыз һәм Радик абыебыз. Иң беренче көннән ук төнге 12-гә кадәр безгә бик зур презентация өйрәттеләр, ул төрле музыкалар кушылган бию иде. Бу бию безгә Изге Болгар җиренә барып бию өчен бик тә кирәк иде. Шушы лагерьда мин үземә күп дуслар таптым. Монда сәлкешләр өчен күп кенә түгәрәкләр дә бар иде. Мәсәлән, рәсем түгәрәге, гитарада уйнарга өйрәнү, психология дәресләредә бар иде. Көненә өч тапкыр линейка уздырыла, анда да күп кенә презентацияләр күрсәтелә, төрле уеннар да була иде. Һәрбер көннең үз исеме була. Мәсәлән, Нептун көне, Чаллы шәһәре буйлап сәяхәт һ.б. Шушы санаулы көннәр эчендә без барлык лагерь балалары, әйдаманнар белән Чаллы, Алабуга шәһәрләрен әйләнеп, бик зур походта булып кайттык. Монда килгән һәрбер баланың сәлкеш икәне беленеп торсын өчен, безгә барыбызга да сары төстәге “Сәләт” дип язылган футболкалар өләштеләр. Шул футболкаларны алып, презентацияне төгәл өйрәнгәч кенә әйдаманнар белән җыелышып, палаткаларны алып, зур автобуслар белән Изге Биләр җиренә юл тотык. Юл бик озын иде. Барып җитү белән, палаткаларны җыеп, барлык аланнар белән танышу кичәсе уздырылды. Аннары бөтенебез дә табигатькә сәяхәткә киттек. Монда барлыгы 6 алан җыелган иде. Ул “Раушан” аланы (Казан ) - фән олимпиадаларында җиңүчеләр, ”Рухият” (Алабуга) аланы - эстрада йолдызчыклары, ”Биләр” (Биләр) аланы - тарих-экология белән кызыксынучылар, ”Саба” (Байлар Сабасы) аланы - спортчылар, ”Зәй” (Зәй) аланы - математиклар, ”Бөгелмә” (Бөгелмә) аланы. Шунысы аеруча да кызык иде, монда килгән барлык әйдаманнар да, сәлкешләр дә татарча сөйләшә. Бу Сәләт илендә әйтерсең, бөтенесе бер-берсенә туган, апалы-энеле кебек, бигрәк тә чараларга әзерләнгәндә дә бөтенебез бер гаилә булып бетәбез. Сәләттәге һәрбер көн - бәйрәм көне кебек монда лидер булырга, якыннарың уңышына сөенергә өйрәтәләр. Изге Биләр җиренә барыр көнне без барыбыз да зарыгып көткән идек. Монда иң зур кунагыбыз “Сәләт” илен оештыручы Җәүдәт Сөләйманов та безнең белән бергә иде. Шушы Сәләт лагерында саф татар телен өйрәнәсең, үзеңнең яраткан фән белән тирәнтен шөгыльләнәсең, җыр-биюгә йөрисең, һәм тагын күп кенә түгәрәкләргә язылсаң да була. Сәләттә күп кенә кызыксындыручы сүзләр дә кулланыла. Сәләтнең аңлатмалы сүзлегендә мондый аңлатмалар да китерелгән. Мәсәлән, ”шәмчек” - аерым төркемнәргә йокы алдыннан серләшеп утыруы. Төп кагыйдәсе - монда ишеткән сүз читкә чыкмый. ”Туры таяк” - бер сызыкка тезелеп басып, әйдаманнар нотыгын тыңлау. ”Шәп” - сәлкешнең даими күңел хәләте. ”Афәрин” - аланда бөтен кеше дә белә торган сүз нәрсәнедер бик ошатканда, хор белән иҗекләргә бүленеп әйтелә.

Без иртәнге 7-дә торып, барлык аланнар белән Изге чишмә буена чыга идек. Кичләрен учак ягып, гитарага җырладык. Сәләткә багышлап җырлый торган җырларны санап бетерерлек түгел. Сезне дә шуларның берсе беән таныштырасым килә.

Палатка, учак һәм гитара
Палатка, учак һәм гитара
Ә без Биләр җирендә
Бабамнар җирендә
Изге чишмә буеда.

Без бит мәңгегә бергә
Аерылмабыз бер дә
Сәлкеш белән әйдаман
Сәлам сезгә Сабадан. (бу җыр нәкъ тә безнең аланның җыры иде.)

“Сәләт” иленә җаның теләгән вакытта килеп, белемеңне арттырырга, яңа дуслар табарга, искеләре белән очрашырга мөмкин булачак. ”Сәләт”тә бер булган кеше монда, һичшиксез, әйләнеп кайта.

“Сәләт”кә эләгәсең килсә (843)293-37-69 номеры белән шалтырат, саф татар телендә исәнләш. Рус телендә җавап ишетсәң, димәк сине сыныйлар - каушама, татар телендә сөйләшуеңне дәвам ит. Соңгы җиңүләреңне исеңә төшер, ”Сәләт” хезмәткәрләрен таныштыр. Аланнарның кайсысы сиңа туры килә шунсына языл: Раушан, Рухият һ.б. Шулай ук укулардан соң бик тә аргансың икән Анападагы “Аршан” аланына рәхим ит!

Әхтәмова Ранилә, 9а

3б сыйныфы укучыларының иҗат эшләре

РӘСЕМНЭР