#32 2010 нче ел

Шәфкатьлелек бизи кешене

Һәр көн игелек эшлә!


Әгәр тирә-ягыбызга игътибар белән күз салсак, кемнәр генә очрамый безнең каршыбызга. Әгәр күңел күзе белән карасак, алар арасында безнең ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләр, ятим балалар, сәламәтлекләре чикләнгәннәр яши. Алар бер чынаяк кайнар чәй эчәргә, бер телем ипигә тилмереп ятмыйлармы икән? - дигән сорау борчый.

Шуңа күрә без һәрвакыт игътибарлы булыйк. Чит кешеләргә ярдәм итүдән, яхшылык эшләүдән курыкмыйк. Аларга ярдәм кулы сузыйк, мәрхәмәтле, миһербанлы булыйк. Бу сыйфатларны үзебездә яшьтән тәрбиялик.

Татар халкында: “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” дигән мәкаль дә бар. Картлар сүзе хак сүз икәнлеген онытмыйк, дуслар!

Кешеләрне ярат, әйбәт гадәпле бул Сабыйларны кыерсытма, әдәпле бул! Ихтирам ит олыларны, кечеләрне Яшьтән өйрән яратырга кешеләрне!


Таһирова Динә, 6а