#32 2010 нче ел

Кавын

Кавын - үзенә бер төрле продукт. Сез гаҗәеп исе һәм тәме белән ләззәтләнгән арада тән тирегез шoмара һәм яшәрә, чәч һәм тырнаклыларыкыз ныгый, кәефегез күтәрелә.

Кавын йомшагында су,шикәр һәм крахмал,аксымнар, углеводлар, азык җепселләре, ирекле органик кислоталар, калий, тимер, С, РР, В1, В2, витаминнары, каротин, магний, фосфор, кальций, инозит, кремний һәм хәтта алтын бар...

Кремний тире һәм чәч торышына уңай йогынты ясый, тимер кан тамырлары системасы өчен файдалы, С витамины нерв системасын ныгыта һәм иммунитетны күтәрә.

Бета-каротин тирәбезгә нәфис шәфталу төсе бирә, аны шомарта.

Фолий кислотасы нерв системасы өчен гаять файдалы - ул эмоциональ басынкылык һәм яхшы кәеф өчен җавап бирә. Ә магний йөрәк мускулы өчен файдалы.

Кавынның шифалы үзлекләре күптәннән билгеле. Әле Әбугалисина ук үз тәҗрибәсенә кавын йомшагын, орлыкларын һәм кабыгын файдаланган.

Кавынны ашап кына калмыйлар. Халык дәвалау ысулларыннан файдаланучылар кавыннан компресслар ясый, борынга тамыза, тамак төпләрен чайкый һәм хәтта ванна керә!

Гарифуллина Динара, 6а


ЗИФА БУЙ ФЕРМЕНТЫ

Ананас аша һәм ябык! Ананас диетасы артык авырлыктан котылдыручы иң тәмле һәм нәтиҗәле чара. Әлеге экзотик җимештә майларны таркатырга ярдәм итүче, ашказаны эшчәнлеген яхшыртучы ( ашказаны асты согының әчелеген киметүче) бромелайн ферменты бар. Моннан тыш ул яшәртү үзлегенә дә ия. Ябыгу максатында җитешкән ананас кына ашарга киңәш ителә. Өлгереп җитмәгәне аппетитны уята һәм кире нәтиҗә бирә. 5 көн ананас диетасында утырып, берничә килограммны югалтырга мөмкин. Иң мөһиме – диета вакытында кимендә 2 л су яки үлән чәе эчәргә, 4 тапкыр ашарга кирәк. Рацион ике иртәнге, бер төшке һәм кичке аштан тора.

Ананасның өлгергәнлеген белү өчен, кулга алып, яшел сабагын селкетеп карарга кирәк. Җиңел селкенсә, ул җитешкән була.

Иң элек яшел яфрагын кисеп ташлагыз. Аннан кабыгын чистартыгыз һәм буйга кисегез. Уртасындагы каты үзәген алыгыз һәм кисәкләргә турагыз.


ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ:

* Ананас аппетитны баса, өстәвенә 100 г җимештә 48 ккал гына.

* Ананаста теш эмален какшатучы кислота бар, шунлыктан аны ашаганнан соң авызны су белән чайкарга кирәк.

* Ашказаны асты согының әчелеге югары булганда һәм ашказаны җәрәхәте күзәтелгәндә, ананаслы диета зыянлы.


Нуруллина Ләйсән, 6а