#32 2010 нче ел

13.09.2010 КӨЗГЕ ӘКИЯТ

4 нче сыйныфлар арасында конкурс үткәрелде. Алар, табигать материалларын файдаланып, төрле поделкалар ясадылар. Һәр укучынын эшләгән поделкалары матур һәм үзенчәлекле. Аеруча Җәләлетдинов Булат, Муллагалиева Элионора һәм Гобәйдуллина Зиләнең иҗат эшләрен әйтеп үтәргә кирәк.

15.09.2010 ҖИҢЕЛАТЛЕТИКА БУЕНЧА ЯРЫШ

15 нче сентябрь көнне җиңел атлетика буенча ярыш үткәрелде. Безнен гимназия командасы бу ярышта актив катнашты.

18.09.2010 БЕЗНЕҢ ГИМНАЗИЯДӘ СПОРТ ГАИЛӘСЕ БАРЛЫККА КИЛДЕ

18 нче сентябрь көнне “Мәскәү” спорт комплексында презентация үткәрелде. Әлбәттә, безнең гимназия бу тамашадан читтә калмады.

Ул читтә күзәтеп утыручы гына түгел, ә актив катнашучы да булды. “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” эстафетасына спорт белән шөгыльләнүче гаилә итеп Сәмитов Равил Солтан улы (1б сыйныфы укучысы Сәмитов Исламның әтисе), Шаһабиева Алсу Камил кызы һәм Кәримуллин Гадел (4а сыйныфы ) сайланды.

Безнең “гаилә”нең беренчелекне алыр өчен барлык мөмкинчелекләре дә бар иде. Командабыз 2 нче урынны алды. Барлык катнашкан командалар да медаль һәм почет грамотасы белән бүләкләнде.