#32 2010 нче ел

Һөнәр сайлау


Һөнәре бар үргә йөзәр(М)


Һөнәр, һөнәр...

Бүгенгесе көндә һөнәр турында бик күп сөйләп була. Чөнки замана үзгәргән саен, син дә дөньяга карашыңны үзгәртәсең. Ни өчен дисезме? Хезмәт базарына күз салсаң, анда бүген белгечлекләрнең ниндие генә юк! Замана алга атлаган саен, аларның төрләре дә арта бара. Укучыга сайлау мөмкинчелеге дә зур, ә кайвакытта, хәтта, югалып каласың. “Кайсы һөнәрне сайласам, отышлырак булыр икән?” – дигән сорауларга җавап таба алмыйча еш кына төшенкелеккә дә биреләсең. Бу очракта инде сиңа әти-әни һәм туганнар ярдәм итә. Аларның акыллы киңәшләре һәрвакыт булыша.

Яраткан һөнәреңне таба алу ул – зур ачыш. Һөнәрләрнең кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы була. Үзең яраткан һөнәр буенча китү - олы бәхет ул. Бу - куелган максатка ирешү дигән сүз. Ләкин күп көч куйганнар гына максатка ирешә ала. Көчлеләр генә бәхеткә лаек.

Нуриева Алинә, 9б