#33 2010 нче ел

Без будырабыз!

Мин, Зәйнуллина Айсылу Рөстәм кызы, 1 нче татар гимназиясендә 1 нче сыйныфтан укыйм. Гимназияне бик яратам. Җиденче сыйныфта укыганда рус теле укытучысы Лилия Наилевна безгә “Минем яраткан спорт төре” дигән темага инша язарга тәкъдим иткән иде. Мин җиңеп чыгуыма ышанмасам да, язарга уйладым. Лилия Наилевна иншаны конкурска җибәрде. Мин быел сигезенче сыйныфта укыйм. Россия Почтасының Татарстан бүлекчәсеннән килеп мине һәм минем укытучымны котладылар.Диплом, бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләрне алгач бик сөендем. Мин киләчәктә булачак конкурсларда да катнашырга уйлыйм.



9 нчы октябрь Бөтендөнья почта көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм илнең барлык почта ведомстволарының ел саен үткәрелә торган халыкара бәйрәмнәрнең берсе буларак уза. Ул 1969 нчы елда Бөтендөнья почта союзы (ВПС) тарафыннан кабул ителгән.

РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Лучший урок письма» дигән Бөтенроссия бәйгесе оештырыла. Әлеге бәйге мәктәп һәм почтаның кызык формада хезмәттәшлек итүе укучылар өчен дә, өлкән буын өчен файдалы.