#33 2010 нче ел

1. Бу мәкальләрне кайсы темага кертер идегез?

1. Сүз басу - җыр чәчәк.

2. Сүз көмеш - җыр алтын.

3. Ил җыр белән яши.

4. Эчкә - сыймаган, җырга - сыер.

5. Сандугач сайрый, карга кычкыра, бүре улый, кеше җырлый.

6. Көй - күңелнең моңы.

7. Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.

8. Бер күңелгә туган җыр, мең йөрәкне кузгата.

9. Җырның ертыгы юк.

10. Яхшы җырның даны алдан йөри.


2. Табышмакларның җавапларын табырга.

1. Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Аның белән күрешмәгән,

Белешмәгән кеше юк.

(...................)

2. Кулдан-кулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул,

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның.

(..................)

3. Бик күп телләрне белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним, дисәң, өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә.

(...............)


3. Шигырьнең исемен, авторын әйт.

1) Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасында да ул

Елмаеп килеп керә.

Уятканда да уята

Нурларын сибеп кенә.

Һәм үстерә әни кебек

Иркәләп-сөеп кенә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә,

Яшәсен иде бар кеше

Елмаеп-көлеп кенә.

2) Диктант яздык: миңа - "бишле",

Нуруллага - "икеле".

И тузгына шуның өчен

Ата күркә шикелле:

Начар билге алдырдың да

Инде көлеп торасың!

Язуыңны мин танырлык

Итеп яз, - ди, - моннан соң!

3) Ниләр генә вәгъдә итми

Сүзгә юмарт Гөлсара.

Сүзгә юмарт юмартын да,

Юмартлыкка бик саран.


Нуруллина Ләйсән, 6а