#33 2010 нче ел

Табышмаклар

1. Туганда ук сакаллы. (.....)
2. Су түгел-сыек,
Кар түгел-ак. (...)
3. Үзе барын белгертми,
Беркемне өйгә кертми. (...)
4. Чәчләре яшел,бөдрә,
Гәүдәсе билдән җирдә. (...)
5. Көндез һаман йокыда,
Төнен күселәр тота. (....)
6. Кыяклары бик яшел,
Киссәң, чыга күз яше! (.....)
7. Көне буе кыткылдый,
Кояш байгачтын йоклый. (....)
8. Бер дә сөйләшми, түзә,
Ә үзе суда йөзә. (.....)
9. Үлән һәм печән ашый,
Үзе белән сөт ташый.(....)
10. Кулдан-кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул,
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның. (.....)

11. Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый. (....)
12. Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый. (....)


13. Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр. (....)
14. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (....)
15. Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – тегелгән. (....)
16. Җир өстендә күп кешеләр
Кар өстенә кара солы чәчәләр. (....)


10 аерманы тап.

Таһирова Динә, 6а