#33 2010 нче ел

Сез иң сабыр кеше икәнсез


Мәрхәмәтле, изге, олы җанлы
Йомшак, назлы күңел җырыгыз.
Гомер юлыгызга якты нурлар
Сипсен сезгә Рәхмәт җырыбыз!

Ниһаять, октябрь ае да башланып китте. Шәһәр юллары алтын төсендәге көзге яфракларга күмелгән. Ә дөнья гөрли, шаулый, кешеләр һаман каядыр ашыга...

Безнең гимназиядә октябрь олылар көнен каршылау белән башланып китте. 1 нче октябрьда гимназиягә укучыларга белем үрләрен яуларга булышкан, күп еллар укыткан өлкән буын укытучыларыбыз килде. Алар өчен кечкенә генә, әмма кызыклы концерт оештырылды.

Олылар... Бу сүзне ишеткәч, күз алдыңа инде картайган кешеләр килеп басыр иде шикелле. Ләкин бу дөньяда беркем дә, беркайчан да картаймый... Олыгая, тормыш тәҗрибәсен баета, ләкин күңеле белән һаман яшь, һаман хыяллар, уйлар диңгезендә яши. Хөрмәтле, укучылар һәм барлык кешеләр! Әйдәгез, яраткан дәү-әни, дәү-әтиләргә, урамда очраткан олыларга карата һәрвакытта да мәрхәмәтле булыйк, бәйрәм көнендә генә түгел, гел аларга җылы сүз белән йөрәкләрен җылытыйк, яхшы гамәлләребез белән күңелләрен күтәрик. Авыр минутларда якын кешеләребез өчен мөләем карашлы, көләч йөзле булып калыйк.

5 нче октябрь – укытучылар көне. Әйе, кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый ук зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көненнән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы һөнәре яхшы белем белән беррәттән рухи көч, сабырлык та таләп итә. Мөгаен, шуңадыр укытучы – иң кызыклы һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берседер.

Укытучы. Кешелек дөньясын кайгыртып, һәрбер укучысының язмышы өчен янып яши. Аның үзенең шәхси тормышы өчен вакыты һәм көче дә калмыйдыр сыман. Укытучының йөрәгенә бөтен дөнья сыйган, әле тагын да сыясы бар ...

Укытучы педагог гына түгел, ул әле чын дус та, галим дә, актер да, спортчы да, психолог та, остаз да. Авыр минутларда ярдәм итә, юата, киңәш бирә ала торган укытучы яныңда булу – олы бүләк. Хәзерге мавыктыргыч, шул ук вакытта көтелмәгән хәлләр китереп чыгара торган заманада, бигрәк тә.

Рус язучысы Л.Н.Толстой болай әйткән: “Чын укытучыда ике төп сыйфат булырга тиеш: зур белем һәм олы йөрәк!” Без дә аның сүзләренә кушылабыз.


Рәхмәт сезгә укытучыбыз,
Безнең яшь буынның
Йөрәгенә салдыгыз батырлык,
Күңеленә нур, теләгенә канат
Акылына бирдегез матурлык.

Ак кәгаздәй сабый күңеленә,
Язмышларны башлап яздыгыз.
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.

Минһаҗева Айнур, 10а