#33 2010 нче ел

01.10.2010 Өлкәннәр көне

Өлкәннәрне кайгырту – дәүләтнең һәм җәмгыятьнең бурычы. Бу турыда Россия президенты Дмитрий Медведев үзенең видеоблогында әйтеп үтте. Безнең гимназия әлеге чарадан беркайчан да читтә калмый. Гимназиядә эшләгән ветеран укытучыларны олылап, һәр ел саен, укучыларыбыз тарафыннан оештырылган концерт карарга чакыра.


01.10.2010 Открыткалар кокурсы

1 нче октябрь көнне өлкәннәр көненә багышланган открыткалар конкурсы үткәрелде. Әлеге открыткалар түбәндәге критериялар белән бәяләнде:

1. Оригинальлек;

2. Матурлык;

3. Пөхтәлек.

Шулардан чыгып жюри әгъзалары түбәндәге урыннарны билгеләде:

1 урын – 2б, 3а, 4а

2 урын – 1а, 2а, 3б, 2в

3 урын – 1б, 1г, 1в, 4б.

05.10.2010 Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре

Бәйрәмнең тарихына килгәндә, элеккеге СССР һәм Россиядә 1965 нче елның 29 нчы сентябреннән СССРның Югары Советы Президиумы указы нигезендә кабул ителгән. Россиядә 1994 нче елдан алып бөтендөнья календарында 5 нче октябрьдә бәйрәм ителә. Һөнәри бәйрәм элегрәк октябрьнең беренче якшәмбесенә туры килә иде.


09.10.2010 Бөтендөнья почта көне

9 нчы октябрь бөтендөнья почта көне буларак бәйрәм ителә. Әлеге көн 1969 нчы елда Бөтендөнья почта союзы (ВПС) тарафыннан халыкара бәйрәм буларак үткәрелә. Бөтенроссия «Лучший урок письма» бәйгесендә безнең гимназия укучысы Зәйнуллина Айсылу да катнашты һәм җиңүгә лаек булды. Афәрин, Айсылу! Котлыйбыз!


14.10.2010 Көз бәйрәме

Бүген гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары өчен инглиз телендә “Lovely Autumn” бәйрәме уздырылды. 4б сыйныфы укучылары шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар, ә 7б сыйныфлар “Золушка” спектакленнән күренеш күрсәттеләр. Укучылар тарафыннан рәсемнәр, апплекацияләр, гербарийлар һәм көз нигъмәтләре тутырылган кәрзиннәр дә бар иде.


19.10.2010 Куркынычсызлык лабораториясе

Бу көнне 6 нчы сыйныф укучылары тормышы куркынычсызлыгы тематекасына нигезләнгән “Куркынычсызлык лабораториясе” программасында катнаштылар. Укучыларга уен формасында куркынычсызлык, сәламәтлекне саклау турында сөйләп үтелде. Балалар әлеге чарадан күп кенә уңай эмоцияләр һәм уңай йогынты алдылар.


19.10.2010 Тестирование

Безнең гимназия базасында район мәктәбе укытучылары өчен, тест үткәрелде. Барлык укытучылар да бирелгән биремнәрне үтәделәр, һәм алар тиешле сертификат алалар.


19.10.2010 Республика мәктәпләре директорлары өчен семинар

Сишәмбе көнне гимназиядә республика мәктәпләре директорлары өчен , “Идарәдә инновация” темасына семинар үткәрелде.


19.10.2010 “Татар егете – 2010” бәйгесенең беренче этабы.

Сишәмбе көнне “Татар егете – 2010” бәйгесенең беренче этабы үткәрелде. Гимназиянең данын яклау Насрыев Айнур җилкәсенә төште. Әлеге этап берничә өлештән торды: “Укытучы елы”на багышланган эссе язу; спорт чаралары: скакалкада сикерү, турникта күтәрелү һ.б.


21.10.2010 Гомерлек очрашу.

Гимназия укучыларының горурлану өчен сәбәпләре дә бар, алар УНИКС клубы спортсменнары: Славко Враньеш, Виктор Зварыкин һәм Амиран Амирханов белән очрашты. Әлеге очрашу гимназиянең актлар залында үткәрелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр: спортсменнарның тормышы, көндәлек реңимы, киләчәккә планнары һ.б. Ә соңыннан гимназия укучылары танылган спортсменнар белән гимназиянең спортзалында баскетбол уйнадылар.


21.10.2010. “Татар егете – 2010” бәйгесенең икенче этабы

Бүген “Татар егете – 2010” бәйгесенең икенче этабы үткәренде. Безнең Айнур үзенең артистлык сәләтен, акыллы һәм өлгер яшь егет икәнен күрсәтеп, 3 урынны яулады. Афәрин, Айнур! Котлыйбыз!


25.10.2010 “Алла, без талантлар эзлибез!”

“Озын тәнәфес” бәйгесе якынлашу сәбәпле, гимназиядә әлеге конкурста катнашу өчен, “Алла, без талантлар эзлибез!” сайлау туры үткәрелде. Бу бәһгедә барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Аеруча 7б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Флера Шамилевна әйтеп үтәсем килә. 7б сыйныфы укучылары ярдәмендә без әлеге турда гимназиябезнең талантларын барладык.


25.10.2010 Тамчы-шоу

25 нче октябрь көнне гимназиянең “Тукай оныклары” командасы интеллектуаль телевизион тапшыруда катнашты. Әлеге уен күренекле татар драматургы Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иде.

Уенда ДУСЛЫК җиңде!


28.10.2010 “Мәгърифәттә ИТ-лидер”

Пәнҗешәмбе көнне ТР бәйләнеше һәм информатизация министрлыгы тарафыннан “Мәгърифәттә ИТ-лидер” республика бәйгесендә җиңүче һәм призерларны билгеләделәр. Безнең гимназия «Лучшее общеобразовательное учреждение, учреждение начального профессионального образования реализующее программы информатизации образовательных учреждений» номинациясендә I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Ура! Без – лидерлар!


29.10.2010 “Күңелле старт”

“Күңелле старт” – ул берничә спорт снарядлары эстафетасын чиратлаштыру. “Күңелле старт”ның төп шарты – эшләнгән күнегүләрнең күңеллелеге, зәвыгы һәм ярышта катнашкан барлык укучыларның да физик тонусын күтәрү.