#33 2010 нче ел

Кара миләш

Кара миләш җимешләрен көз чын-чынлап җиһанга аяк баскач, агачлар яфракларын койгач, җиргә беренче салкыннар төш¬кәч – октябрь аенда гына җыялар. Миләш шул чагында гына өлгереп җитә һәм тәмләнә. Аны озак саклау өчен кайчы ярдәмендә тәлгәшләре белән өзәләр, тимер чыбыкка элеп киптерәләр, болай иткәндә аны кыш буе файдаланырга мөмкин, бөтенесен бергә җыеп, укмаштырып киптергәндә төрле микроблар җыелып зыян китерә. Юка гына итеп җәеп тә, кояш астында тотып яки 60-70 градус җылылыктагы киптергечкә куеп та киптерергә мөмкин. Киптергәннән соң күгәргән, каралган миләшләрне алып ташларга кирәк. Кара миләшне агач савытка салып ике ел сакларга була. Кайбер кеше аны суыткыч камерасында туңдырырга куя, ләкин ул эреткән чакта файдалы үзлеген өлешчә югалта.

Кара миләш – әчкелтем-баллы тәмдә, күпләп ашаганда авызны бөрештерә, файдалы матдәләргә бик бай. Анда Р, С, Е, К, В1, В6 витаминнары, бета-каротин, тимер, марганец, бакыр, молибден, фтор макро һәм микроэлементлары, шикәр (глюкоза, сахароза, фруктоза), пектин һәм дуплау матдәләре бар. Мәсәлән, кара миләштә Р витамины кара карлыганга караганда 2 тапкыр, әфлисун һәм алмага караганда 20 тапкыр күбрәк. Ә йод матдәсе каен җиләге, крыжовник, кура җиләге белән чагыштырганда 4 мәртәбә артыграк.

Таһирова Динә, 6а



Чирләр хакында оныт, иммунитетың ныгыт.

Сиздерми генә көзнең соңгы ае да үтеп бара. Тик менә организм витаминнарга бик нык мохтаҗлык кичерә ул.

Халыкта организмны ныгыту һәм елның теләсә кайсы мизгелендә дә яхшы иммунитетны саклап калу өчен күптөрле сихәтле рецептлар бар. Витаминнар запасын тулыландыру өчен түбәндәге рецептларны сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле дуслар.

Сарымсактан астма да курка.

Чистартылган уртача зурлыктагы 2 баш сарымсак һәм 5 лимонны кабыгы белән бергә яшелчә кыргыч аша үткәрергә, бүлмә температурасындагы 1 литр кайнаган су салырга һәм 5 көн төнәткәннән соң, сөзеп алырга кирәк. Бронхиаль астма вакытында шуны көненә 3 тапкыр ашар алдыннан 20 минут элек берәр аш кашыгы эчәргә кирәк.


Алма да дәва.

Киптерелгән алманы ваклап, 2 аш кашыгы шул чималны 1 стакан суга салыгыз да, 10-15 минут кайнатып алгач, 10-15 минут тирәсе бераз гына суытыгыз һәм җылы килеш эчегез. Бу бронхит һәм үпкә ялкынсынуы (пневмония) вакытында, какырык килә алмаганда бик яхшы ярдәм итә.



Кәбестә яман шештән коткара.

Яман шеш (рак) чиренең нинди генә очрагында да, аеруча ашказаны һәм эчәклектә булганда, чи кәбестә ашарга (ничек телисең) һәм согын эчәргә киңәш ителә. Ә аның күчәне исә яман шеш булдырмауга каршы яхшы тәэсир ясый.



Сездә гипертонияме?

Кан басымы югары булган кешегә пешкән чөгендергә үсемлек мае сибелгән салат файдалы. Һәм аны иртән ач карынга ашау яхшырак.




Мәгъсүмова Дилүзә, 9Б.