#33 2010 нче ел

Җыр

Ай - һай гына диеп бер кычкырсам,-
Яңгырарлар кыя ташлары.
...Егет кенә кеше һич алдырмас,-
Газиз башкайлары сау булса...

Җыр ул – хисләр агышы, күңелнең чагылышы, шигырьләрнең хисләргә үрелгән яңгырашы. Элек-электән үк халкыбыз туган җирләреннән аерылып, чит җирләргә бәхет эзләп, эш эзләп чыгып киткән. Туган илләрне калдырып чит җирләрдә яшәү, әлбәттә бик җиңел булмагандыр. Туган яктан, туганнардан, дус-ишләрдән аерылу-сагышлы сагыну җырлар тууга сәбәпче булгандыр...

Кешелекнең табигате шулай корылган – без уңышларга карап сөенәбез, шатланабыз, кайгы килсә, бәхетсезлекләргә дучар булсак – кайгырабыз, төшенкелеккә биреләбез. Күңелнең шушы хәләтләрендә хисләребез тулып яши, җаныбыз өзгәләнә, сыкрап-сыкрап җан авазы җырга әйләнә.

Халкыбызның моңлы, сагышлы җырлары аз түгел. Ни өчен? Чөнки халкыбыз бик авыр тормыш юлы узган, күп сынаулар үткән.

Мәхәббәт җырлары аерылышу, сагыну җырлары халкыбыз күңелендә зур урын алып тора “Ай былбылым” җырын да шундыйларга кертер идем мин. Якыннарыннан,туган җирләреннән аерылган, ялгызлыкка дучар булган кешенең уй-хисләре, омтылышлары чагыла бу моңлы җырда.

Халкыбызның олуг шагыйре Габдулла Тукай, халкыбызның көйләрен: - “Энҗе-мәрҗәннәргә” тиңли.

Мондый асыл – ташлар беркайчан да сүнмиләр, һәрвакыт шулай яктырып, тирә-якка нурларын сибеп торалар. Халкыбыз көйләре зур тормыш улы узган халкыбызның күңелен дәвамлыйлар. Алар шифалы бер дару кебек, - халык көйләрен тыңлаганнан соң күңелләр яктырып китә, кайгы-сагышлар, онытылып, җиңеләеп киткәндәй буласын.

Халкыбыз өлкән буын җырчыларыбызны бигрәктә хөрмәт итә. Чөнки ул буын җырларыбызның көйләре халкыбызның уй-кичерешләрен, язмышын чагылдыра. Алар җырлаган моңлы көйләр халкыбызның күңеленә бигрәк тә хуш киләләр.

Халык көйләре – халкыбызның иҗаты, - алар зур елгалар вак елгаларны туендырып торган кебек үк милләтебез язмышында мөһим бер урын алып торалар.

Шиһапова Рәхимә, 6а


Көзге урманга сәяхәт

Бер көнне без урманга барырга булдык. Без ашамлыклар, кәрзиннәрне, термос белән чәй, җәймә һәм башка әйберләрне төядек тә урманга киттек.

Бара торгач, урман күренә башлады. Анда каен, имән, балан, миләш, чыршы кебек агачлар күренде.

Урманга да барып җиттек. Агачлар шундый матур. Төрле төсле агачлар. Сары, кызгылт, яшькелт төслеләре дә бар. Җирдә имәннең сары чикләвекләре, агачтан коелган сары яфраклары баскан саен шыгырдап тора.

Машинадан бөтен әйберләрне бушаттык та кәрзиннәрне алып гөмбә, балан, милән җыйдык.

Дәү әни балан белән миләш җыярга кушты. Чөнки балан белән миләш йөрәк авыруыннан һәм кан басымыннан бик файдалы.

Кәрзиннәрне тутыргач без җәймәне җәйдек, помидор, кыяр, ипи, суда пешкән йомырка, пешкән бәрәңгене ашарга утырдык. Термостагы җылы чәйне салып эчтек. Табигатьтә ашау бик тәмле икән.

Ашап бетергәч, без җыелышып өйгә кайтып та киттек. Урманга сәяхәт бик күңелле булды.

Әхмәдуллина Наилә, 5а

Туган ягым.

Һәр кешенең дә туган ягы бер генә була. Шуның өчен дә ул һәммәбезгә дә якын һәм кадерле. Кеше дөньяның кайсы почмагында яшәсә дә, үзенең туган ягына тартыла. Туган якның кояшы да яктырак балкый , җиле дә ягымлы исә, табигате дә күңелгә якын була.

Минем туган ягым Татарстанның башкаласы – Казан. Минем уйлавымча, ул безнең шәһәребез башка бөтен шәһәрләрдән дә аерылып тора.

Бездә яшеллеккә, чәчәккә күмелгән парклар бик күп. Бу парклардагы агачларга бөркетелгән кечкенә генә сыерчык ояларына да күрергә мөмкин. Аларны кешеләр үз куллары белән ясаган. Шулай ук гаилә белән ял итер өчен театрлар, аквапарклар, күңел ачу комплекслары байтак.

Казанда хәзер күп кенә йортлар, спорт сарайлары, күңел ачу комплекслары, һәм күп кенә башка биналар да төзелә. Безнең шәһәребез 2013 нче елда үткәрелүче универсиадага әзерләнә.

Минем үземнең туган ягымны бик яратам. Ул һаман шундый матур, якты шәһәр булып калсын иде, һәм без бу шәһәрнең бәхетле балалары булсак иде.

Таһирова Динә, 6а


Көзге урманга сәяхәт

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була?

Г.Тукай

Менә ямьле, сары сагышлы көз килде. Быел көз аеруча матур. Көннәр буе кояш карый, матур, җылы. Агачлардагы яфраклар сайгайды, кызарды! Дөньяга сагыш иңде.

Без гаиләбез белән көзнең бер матур, күңелле көнендә урманга сәяхәткә җыендык. Усләребезгә җылы, уңай кием киеп, ашарга тәмле ризыклар җыеп, матур кәрзиннәребезне алып юлга кузгалдык.

Урманда бер моңсулык сизелә: сайрар кошлар тавышы ишетелми. Алар инде җылы якларга юл алганнар.

Урман үз муллыгыннан өлеш чыгарды. Ул безнең кәрзиннәребезгә тәлгәш-тәлгәш миләш, вак кыргый алмалар, төрледән-төрле гөмбәләр тутырып җибәрде.

Шуның хәтле әйбер җыйганнан соң, инде ашап та алсак ярый дип өстәл әзерләдек. Әни пешергән өчпочмак, әти пешергән пылау искиткеч тәмле булды. Ә кайнар чәе ни тора әле! Самоварда кайнаган чәй бит!

Ашап, эчеп алганнан соң кайтыр юлга кузгалдык. Урман безне сары, кызыл яфракларын болгап озатып калды.

Без, үз чиратыбызда, урманкайга тагын кунакка килергә вәгъдә биреп кайтып киттек. Урман! Чиста, саф һавң, мул уңышың өчен рәхмәт сиңа.

Төхбәтуллин Булат, 5а