#33 2010 нче ел

Гүзәл Уразова

Гүзәл Уразова 1982 елның 8 гыйнваренда Перьмдагы Бардым районның Барда авылында туа. Мәктәп еллары вакытынан Гүзәл бик шук бала булып үсә. Укырга бик ярата, иң яраткан фәннәре: информатика, литература, рус теле, татар теле, музыка, физкультура һәм география. Укудан тыш теннис белән шөгыльләнә. Ике тапкыр район буенча чемпион була. Шулай ук 1 нче гимназиядә өстәмә белем ала, балалар музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнә.

Моннан тыш Гүзәл төрле конкурсларда катнаша. Алардан берсе Уфа шәһәрендә үткәрелгән "Башкорстан йолдызы" конкурсы. Бу конкурста ул 1 нче урын ала. Шулай итеп, бу зур талантлы кызга киләчәктә өметле ишекләр ачыла.

Гүзәл моның өчен гаиләсенә рәхмәтле. Әнисе - Фира Зариф кызы, әтисе - Аскар Марсель улы, сеңлесе белән энесе - Гөлназ һәм Раушан. Гүзәл - балалардан олысы. Әти-әнисе аңа икенче сыйныфта фортепиано алып та биргәннәр, җырчы шул вакытларны исеннән чыгармый.

Белем алгач, Гүзәл Уразова Казанга килә. Бу - 1999 еллар... Ул Мәдәният академиясенә җиңел керә, әмма аның хыялы - экономфак һәм журфак КДУ. Бераздан ул Мәскәүгә китә, анда МДУ-да укый укый.

Хәзерге көндә Гүзәл Уразова моңлы, көчле тавышлы, чибәр, сөйкемле җырчы. Аның җырларын без барыбыз да беләбез, яратып тыңлыйбыз, телевизордан аның концертларын, клипларын карыйбыз.

Галиуллина Гөлшат, 8б



Нәҗип Җиһанов

Н.Җиһанов 1911 нче елның 15 нче гыйнварында Уральск шәһәрендә туа. Яшьли ятим калганлыктан, балалар йортында тәрбияләнә. 1928 елда Казанга килә. 1929 – 1931 елларда Казан музыка техникумының фортепиано классында укый. Аннары Мәскәүгә Чайковский исемендәге консерваториянең композиция классына укырга җибәрелә. 1938 елда аны тәмамлый.

Ул “Качкын”, “Алтынчәч”, “Ирек”, “Илдар”, “Түләк”, “Шагыйрь” опералары, “Фатих”, “Зөһрә”, “Ике легенда” балетлары һәм башка зур күләмле әсәрләр яза.

Ул 1945 елдан Казан дәүләт консерваториясе ректоры. 1939 – 1977 елларда Композиторлар союзы идарәсе рәисе.

Татар музыкасын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен композитор Ленин ордены, хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. Н.Җиһанов өч мәртәбә - 1948 елда , 1949 елда, 1970 елда СССР Дәүләт премиясенә, 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була.

(уңнан сулга) Әмирхан Еники, Мостай Кәрим, Нәҗип Җиһанов

Мәгъсүмова Дилүзә, 9Б