#33 2010 нче ел

Булачак һөнәрем.

Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Минем сабый чактан бирле, укытучы буласым килә. Укытучы һөнәре җиңел һөнәрләрдән түгел, әлбәттә. Җиңеллектә, авырлыкта эш түгел, ә үзеңнең сайлаган хыялыңны тормышка ашыру. Һәр һөнәр үзенчә авыр. Һәр кеше, үзенә үз һөнәрен эзли, чөнки бөтенебез без төрле – төрле, максатларыбыз да аерылып тора.

Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга кирәк. Бүген укытучы үзе дә белемле, иҗади эзләнүчән шәхес булырга, үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өчен даими эшләргә бурычлы. Укытучының бурычы - гыйлемле, туган телен, җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү. Шуңа карамастан да, минем укытучы буласы килә.

2010 нчы ел - Укытучы елы дип игълан ителде. Әмма укытучыга, аның ихтыяҗларына игътибар бер ел белән генә чикләнмәсен иде. Чөнки укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Ул - иң кирәкле, иң гуманлы, иң җаваплы һөнәр иясе. Шуңа күрә ул даими игътибарга, хөрмәткә лаек. Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр, укытучы һөнәренә игътибарның артуы күңелдә киләчәккә ышаныч уята. Барлык укытучыларны, тәрбиячеләрне Укытучы елы белән кайнар котлыйбыз, аларга исәнлек-саулык һәм иҗат уңышлары телибез.

Мәгъсүмова Дилүзә, 9Б.