#33 2010 нче ел

Октябрь ае гимназиядә олылар көненә багышланган кичә булып узды. Кызыклы концерт номерлары, ялкынлы катнашучылар кадерле олы укытучыларыбызның күңелен җылытты.

8 “Б” сыйныфы укучысы Зәйнуллина Айсылу “Лучший урок письма” дигән конкурста катнашты һәм җиңүле урын яулады. Аны актлар залында тантаналы рәвештә диплом белән бүләкләделәр. (Тулырак мәгълүмат “Без булдырабыз!” рубрикасында)

4 нче октябрьдә безнең гимназиягә Санкт-Петербург шәһәреннән кунаклар килде. Укучылар аларны татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк белән җылы каршы алдылар. Соңыннан гимназия музее буенча экскурсия оештырылды. Петербург кунаклары экскурсоводларны тәфсилләп тыңладылар, экскурсиябез ошады дип ышанып калабыз.

5 нче октябрь – Укытучылар көне. Һәр елны укытучылар һәм укучыларның көтеп алына торган бәйрәм. Бу бәйрәмгә һәр сыйныф укучысы үзләренең матур һәм төрле котлау плакатлары, стена газеталары ясадылар. Укучылар һәр укытучыны көчле алкышлар белән каршы алды. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырды. Бу кызыктыргыч та, матур һәм күңелле мизгелләрнең берсе иде.

7 нче октябрьдә гимназиягә ТНВ каналыннан кунаклар килде. Алар укучылардан интервьюлар алдылар, гимназия даны – музей белән таныштылар, шулай ук безнең гимназия порталы турында кызыклы мәгълүмат җыйдылар. Гимназиябез турында тапшыруны 28 нче октябрьда 14.45 ТНВ каналында күрсәтеләчәк! Карамый калмагыз!

Октябрь аенда районыбызда һәр ел саен “Татар егете – 2010” бәйгесе үткәрелә. Гимназиядән 8 “А” сыйныфында белем алучы Насрыев Айнур Балалар иҗаты үзәгендә үткәрелгән “Татар егете” район бәйгесендә катнашты. Бәйге 19,21 нче октябрь көннәрендә үткәрелде. Бәйгенең ике турда да Айнур үзен сынатмады һәм 3 урын яулады. Котлыйбыз!

21 нче октябрь көнендә безнең гимназиягә баскетболистлар килде. Бу очрашу гомерлек. Гимназия укучыларының горурланыр өчен сәбәп бар, чөнки алар УНИКС баскетбол командасы спортсменнары - Славко Враньеш, Виктор Зварыкин һәм Амиран Әмирханов белән очрашты. Әлеге очрашу сәламәт яшәү рәвеше программасы кысаларында Вахитов районы администрациясе һәм команда пресс-центры тарафыннан үткәрелде.

Актлар залы укучылар белән тулган иде. УНИКС спорт клубы спортсменнары үзләре һәм уңыш серләре белән уртаклашты. Укучылар үзләренең кызыклы сорауларын бирделәр. Балаларны барысы да кызыксындырды: аларның яше, спортсменның көн режимы, киләчәккә планнары һәм балалар баскетболының үсеше һ.б.

Спортсменнарның килүе гимназия спортзалы ремонттан соң ачылуы белән бергә туры килде. УНИКС уенчылары гимназия укучылары белән баскетбол уйнады. Алар үзләренең туп белән уйнау техникасы серләрен күрсәттеләр. Җанатарлар көчле алкышлар белән уенчыларга көч бирде.

25 нче октябрь көнне гимназиянең “Тукай оныклары” командасы “Тамчы-шоу” интеллектуаль телевизион тапшыруга барды. Әлеге уен танылган драматург Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Минһаҗева Айнур, 10а