#33 2010 нче ел

Изгелек кыл!

Дөньдада һәрбер кеше изгелек кылырга, кешеләргә яхшы мөгаләмәдә булырга тиеш. Изгелек кылу – яхшылык, һәр кеше күңелендә шушы яктылык, бер-берсенә карата мәхәббәт, ярату булырга тиеш. Көн саен без төрле кешеләр белән аралашабыз. Ләкин уйланабызмы соң без: нинди сүзләр сөйләгәнебезне, кешеләргә әйткән сүзләребез нәрсәне аңлатканын? Һәрвакытта да түгел. Безнең кәефләребез гел үзгәрүчән була, тормыш иткәндә төрле хәлләргә юлыгабыз һәм хәтта шундый вакытлар була, кешеләргә нәрсә әйткәнебезне дә белмибез, телебезгә ни килсә шуны әйтәбез, кешеләрне үпкәләтәбез. Изгелек кылган гамәлләрдә генә түгел, ә әйткәт сүзләребездә дә чагыларга тиеш. Бигрәк тә олылар белән сөйләшкәндә сүзләрне аеруча сайлап әйтергә кирәк. Чөнки олы кешенең күңеле нечкә була, аларны хөрмәт итәргә, кадерләргә кирәк. Алар безгә күп нәрсәне өйрәткәннәр, матур киләчәккә якты юл ачканнар. Сугышларда катнашып, сәламәтлекләрен дә, гомерләрен дә кызганмыйча, матур киләчәк биргәннәр. Шуңа күрә без аларны хөрмәтләргә, аларга карата шәфкатьле булырга тиеш. Кызганыч, күп кешеләр моны аңламыйча олыларны рәнҗетәләр. Күп очракта сүз белән генә түгел, ә холыклары, начарлык эшләүләре белән аларга авырлык китерәләр, хәтта кул күтәрү кебек вәхшилекләр дә кылалар. Ә бит алар безгә тормыш биргән, тыныч дөнҗяны бүләк иткән.

Олыларны, кечеләрне хөрмәтләү кешегә сабый чагында ук күңеленә салынырга тиеш. Моңа беренче булып әти-әниләр бурычлы. Шулай ук укытучыларыбыз да күренекле шагыйрҗләребез, язучыларыбызның әсәрләре аша шәфкатьлелекне чагылдыралар, шул хисләрне безнең күңелләребезгә салырга тырышалар. Матур әдәбият элек-электән кешене тәртипле, яхшы күңелле, шәфкатьле, миһербанлы итеп тәрбияләүне күздә тоткан. Шуңа күрә дә әсәрләрнең үзәгенә мәгърифәтле һәм зыялы кеше образларын куеп сурәтләгәннәр. Без шул әсәрләрне укып, уңай геройларыннан үрнәк алып, күңелләребезне шәфкатҗ белән тутырырга тиеш. Әйткән сүзләребездә дә, кылган гамәлләребездә дә яхшылык кына булырга тиеш. Кешегә күрсәткән изгелек һәрвакыт үзебезгә икеләтә яхшылык булып әйләнеп кайта.

Сафиуллина Ләйсән, 8б