#33 2010 нче ел

Истәлекле даталар

3 ноябрь Монументаль сәнгать рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Мәснәви улы Хановка 70 яшь (1940)

6 ноябрь Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Энгель Галимҗан улы Нигъмәтуллинның тууына 80 ел (1930–2001)

8 ноябрь Казанда округ суды һәм суд палатасы ачылуга 140 ел (1870)

8 ноябрь Физик-химик, химия фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Алексей Яковлевич Богородскийның тууына 140 ел (1870–1943)

9 ноябрь Язучы, филология фәннәре кандидаты Эдуард Салихҗан улы Касыймовның тууына 80 ел (1930–1986)

12 ноябрь Журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Сәлман улы Шәрәфиевкә 60 яшь (1950)

14 ноябрь Композитор, курайчы, халык уен кораллары – курай, кубыз, сорнайлар – ясау остасы Ифрат Нигъмәт улы Хисамовның тууына 80 ел (1930–2000)

14 ноябрь Актер һәм педагог, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Шамил Мәсгут улы Бариевның тууына 60 ел (1950–1994)

15 ноябрь Композитор Фәтхерахман Әхмәдиевнең тууына 80 ел (1930–1981)

18 ноябрь Актриса, педагог, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Наилә Хәким кызы Гәрәевага 70 яшь (1940)

27 ноябрь Нәкышьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Владимир Яковлевич Акимовка 60 яшь (1950)

Җамалиев Нияз, 6а

«Илдә ниләр бар икән?»

Башкалабыз Казан үзәгендә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры урнашкан. Бу театр драматург, шагыйрь, публицист, журналист, тәрҗемәче һәм җәмәгәть эшлеклесе Галиәсгар Камал хөрмәтенә аталган.

Театр сәнгатен дөньяга китерү,үстерү һәм гасырлар буе яшәтү аерым көчләр тырышлыгы белән генә башкарыла алмый, ул-бөтенхалык эше. Галиәсгар Камал исемендәге татар театырының 105 еллык фидакарь иҗат юлы әнә шул хакта сөйли.

Г.Камал театры гади театр гына түгел. Ул татар милләтенең мәдәниятенә үтеп кергән, милләтебезнең аңын, җанын баета алган олы театр. Ул, асылда, һәрвакыт зур һәм мөһим иҗади мәсьәләләрне хәл итеп яшәде һәм яши.

Һәр кеше театрга барырга мөмкин, чөнки театр - үткәнне бүгенгегә, бүгенгене исә киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан!

Камалова Алисә, 8Б класс.