#34 2010 нче ел

БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!



Без булдырабыз!

ХАҖИЕВА ЧУЛПАН

Туган көнең һәм елың: 2001нче елның 29нчы июле.

Туган урының. Казан шәһәре.

Кая укыйсың. 1нче татар гимназиясендә.

Гаиләдә кемнәрең бар? Әтием, әнием, сеңлем Зилә.

Нәрсәләр белән мавыгасың? Матур открыткалар, рәсемнәр, наклейкалар, төрле-төрле ракушкалар җыям.

Яраткан китабың? Энциклопедия. Барсын да яратам.

Яраткан тәмле ризыгың? Әнием пешергән өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк.

Яраткан фильмың, мультфильмың? "Дети небес", "Элвин и бурундуки" "Ну, погоди!"

Яраткан теле һәм радио алып баручыларың... "Һава торышын" алып баручы Резедә апаны. Ә сез аны беләсезме? Бигрәк тә аның "Көннәр кояшлы, матур", диюе ошый.

Ачулана беләсеңме? Күбесенчә нәрсәгә? Беләм. Сеңлем Зиләне ачуланам, чөнки ул сорамыйча минем әйберләремне ала. Ачуланам да, соңыннан дуслашабыз. Ул кечкенә бит әле, аңлап бетерми.

Хыялың бармы? Бар!!! Акыллы, матур кыз булып үсәргә, диңгезгә барасым да килә. Яхшы билгеләренә генә укысам бу хыялым тормышка ашырга тиеш. Әтием шулай дип әйтә.

Үскәч кем булырга уйлыйсың? Илшат абый урынында булсам да ярый.

Каникулларны ничек уздырасың? Күңелле. Кинога, аквапаркка, диңгезгә бардым. Авылга да кайттым.

Телевидениегә ничек эләктең? Мине ошаттылар бугай, үзләре чакырдылар. "Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... Авырмасыннар, безне карарга онытмасыннар!