#34 2010 нче ел

1. КРОССВОРД


1. «Р» хәрефен әйтә белгән кош.
2. Асфальт өстеннән өй чаба.
3. Утта янмый,
Суда батмый.
4. Төнлә кала, көндез кача.
5. Биек тауның кашында,
Яшел бүрек башында.



2. Чайнворд


1. Җәй ае.
2. Футбол, баскетболны аңардан башка уйнап булмый.
3. Полиэтиленнан ясалган капкач.
4. Кинолар, мультфильмнар күрсәтә.
5. Походка йөри торган биштәр, сумка.
6. Адашканда юл күрсәтүче прибор.
7. Йорт хайваны.
8. Чәкәнен пешереп ашыйлар.
9. Төс.
10. Кеше исеме.
11. Яңгыр вакытында була.
12. Җөмлә ахырында куела
. 13. ...–белем.



1. Табышмаклар

Көзме, кышмы, язмы, җәйме,
Тыңламый, нишләтәсең —
Кар-буранда, җил-яңгырда
Салмый ул эшләпәсен.
(..........)

Авызына башны тыгып
Карадым, курыкмадым.
Аннары, башына менеп,
Рәхәтләнеп йокладым.
(.........)

Башка җирләре бик дөрес,
Бер генә ялгыш монда:
Түгел никтер урынында
Мөгезе — борынында!
(................)

Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый булган.
Парикмахерга кермәгән,
Сакалын кистермәгән.
(.........)

Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин,
Иң тирән җирдән үтәм,
Өз генә дә батмыйм мин.
(..........)

Бар җирне кызылга буяр,
Әмма канга буямас.
Кайчан гына атса да ул,
Беркем куркып уянмас.
(.........)

Бик күп телләрне белсә дә
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним дисәң өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.
(...........)
Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкеләп,
Җан-фәрманга йөгерә ул,
Тормый бер дә үпкәләп.
(........)

Морзе азбукасы белән
Тукылдата тук-тук-тук:
— Тик торганым юк, юк, юк,
Шуңа күрә мин тук, тук!
(........)

Эшне генә ярата ул,
Булганы юк уенда;
Аннан башка үткәрәләр —
Үзе килми туена.
(.....)

Мәгъсүмова Дилүзә, 9Б.