#34 2010 нче ел

Киләчәктәге һөнәр турында хыялым ..

Дөнья, кешелек, хыяллар… Буыннан-буынга тапшырылып килгән гореф-гадәтләр, йолалар, әдәбият, тарих, бүгенге көндә алган белемнәр... кайдан барлыкка килгән соң алар? Болар барысына да дөньяда яши торган кешеләр ирешкән нәтиҗәләр. Шушы уңышларга ирешү өчен, кешелек дөньясы үзенең көчен куеп бар уйларын, бар идеяләрен чынга ашыра. Һәрвакытта да, кешенең үз һөнәре, үз белеме булырга тиеш... Укучылар мәктәптә укыган вакытта бик күп һөнәрләрне күз уңында тоталар һәм шул фәнне өйрәнә торган факультетларга керергә өмет итәләр. Бар кеше дә үзенә туры килә торган һөнәрне сайлый аламы соң? Яки инде перспективалы эш дигәнгә генә керәләрме анда? Әйе, укырга теләсәң, барлык югары уку йортының да ишекләре ачык, ә инде иренеп йөрсәң, укуы гына түгел, эшләве дә авыр булачак…

Мин бүгенге көндә 1 татар гимназиясенең 9 нчы сыйныфында белем алам. Әйе, хәзерге вакытта белем алулары авыррак.. Укытучы әйткән һәрбер сүзне исеңдә калдыру бик ук җиңел эшләрдән түгел, шуңа да карамастан белемебезне арттырырга тырышабыз… Инде менә шушы 9 ел дәверендә биргән белеме өчен укытучыларыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Алга таба алачак һөнәрегез турында уйланыгыз, өлкән кешеләр белән фикер алышыгыз диеп килделәр. Үзләренең фикерләрен, киңәшләрен бирделәр. Менә инде хәзер 9дан соң имтиханнар да тапшырасы бар, шушы уку елы дәверендә укучылар үзләренең алга таба керәсе уку йортларын билгеләп, белешеп куярга тиеш. Мин инде күптән баш ватып йөрим.

9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң нишләргә? - дигән сорау белән апаларыма мөрәҗәгать иттем, әти-әнием белән киңәшләштем. Нишләргә, кайсы һөнәр миңа җайлырак булыр икән? Күп кенә уйлана торгач, әти-әниләрнең, туганнарымның киңәшен тыңлап, ниһаять, бер нәтиҗәгә килдем.

Мин алла теләсә тулы (урта) белемемне алып, Туризм буенча институтка керергә уйлыйм. Шул юнәлештә китәргә хыялланам. Беренчедән, син башка телләрне дә өйрәнә алачаксың; икенчедән, башка илләрне күрергә мөмкинчелегең дә булачак. Киләчәктә күп кенә уңышларга ирешүемә ышанам. Минем өчен кирәкле һөнәр дип саныйм, һәм үземне ялгышмавыма инде инанырмын дип өмет итәм!

Башка укучыларга да үзләренә ятышлы һөнәрне кабул итәргә киңәш итәр идем. Алда булачак авырлыклардан курыкмаска, ә инде бергәләп җиңәргә һәм авыр мәсьәләләрне чишүдән баш тартмаска.

Нуриева Алинә,
9 Б сыйныфы укучысы