#34 2010 нче ел

Белем - ул көч, көч - ул белем

Яңарыш чорының фикер иясе Фрэнсис Бэкон "Белем - ул көч, көч - ул белем" дип болай гына әйтмәгән. Чыннан да бит, бары белемле кеше кулында барлык көчләр хакимлек итә. Ләкин белемнең нигезе мәктәп диварларында башланып китә. Олимпиадаларда да катнашу укучыны шәхес кебек баета, тәҗрибәле итә.

Төрле фәннәрдән олимпиадаларның район туры да башланып китте. Укучылар җентекләп әзерләнеп, белемнәрен арттырырга, онытылып киткән темаларны яңартырга тырыша. Аларга белем үрләрен яулаганда уңышлар теләп калабыз.

5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Күңелле старт”лар үткәрелде. Һәр сыйныф үзләренең көчләрен сынады. Һәр этапны җиңел үтәр өчен, җанартарларыбыз көчле алкышлар белән, уенчыларыбызга көч биреп тордылар.

Мәктәптә әниләр көненә багышланган төрле чаралар, конкурслар да үткәрелә. Икенче катны инде кызыклы, оригиналь рәвештә башкарылган открыткалар бизи, күзне матурлыклары белән ямьләндерә. Укучыларның әниләренә багышлап иҗат иткән инша һәм шигырьләре дә урын алган.

Аналарыбыз ак каеннар кебек сабыр, ак уйлы, ак хыяллы, саф күңелле. Алар без куанганда куанып, без кайгырганда кайгырып, безнең белән бергә сулап көлеп яшәүче иң кадерлеләребез. Аналардагы сабырлыкны, ихтыяр көчен үзебездә дә булдырыйк.

Ана булу – изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә!
Ана кеше бөтен баласының
Бәхетенә ача тәрәзә...

Минһаҗева Айнур, 10 а