#34 2010 нче ел

Ана – бөек исем !

Ана – бөек исем ! Бу сүзләргә бик әз кеше лаек дип уйлыйм мин . Чөнки , чын әни булу өчен , бик каты көч куярга кирәк . Кем соң ул әни ? Бу сүзләрне төрле кеше төрлечә аңлый . Минемчә, ана кеше - ул балаларга наз бирүче (йөрәк җылысын), давылардан саклап килүче, аларны тугрылыкка, шәфкатьлелеккә, ярата белергә өйрәтүче яки бөек аякка бастыручы, кыен чакта баш имәскә өйрәтүче бөек кеше. Нинди генә анаң булмасын, син аны яратырга, хөрмәт итәргә тиешсең. Чөнки кешенең әнисе баласы нинди генә булмасын барыбер ярата. Тик дөньяда төрле кешеләр очрый шул кайсыберләре әниләрен хөрмәт итә, ә кайсыберләре юк. Минем шуны әйтәсе килә: әнинең барлык туганнарның кадерен белеп яшәгән кеше генә дөньяда иң бәхетлесе була .

Сәйфуллин Илнар, 6а


Ана – бөек исем!

«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.


Әйе, Ана - ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне , галимнәрне,укытучыларны,табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буы карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул ана үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә.

Һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Мине дә, әнием, тугыз ай буе йөрәк түрендә йөрткән, дөньяга китергән, бәбкәм дип иркәләп, назлап төн йокыларын йокламыйча ,ару-талуларына карамыйча, бишек җырлары җырлап үстергән.

Әнием - минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием - иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әнием минем сабыр, уңган, иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала жанлы ана.

«Сез, минем, ике күземнең карасы, кешегә кузне Аллаһы тәгалә биргән, сезне дә миңа Аллаһы тәгалә бирде, кешегә күзсез калса дөньясы караңгы булыр иде, шулай булгач минем дә сездән башка дөньям караңгы», - ди безгә әнием.

Ул безнең өчен вакытын да, көчен дә жәлләми. Безнең кечкенә генә уңышларыбызга да сөенеп, авыр минутларыбызда да, үзенең акыллы киңәшләре,тәмле теле, ягымлы карашы белән, һәрвакыт яныбызда әнием.

Әнием безне дә сабыр булырга, олыларны хөрмәт итәргә, әби-бабаларыбызга карата итагатьле, туганнарны онытмаска өйрәтә. Әнием безне тәмледән-тәмле ризыклары белән дә сыйлап кына тора. Пылау, өчпочмакны әниемнән дә тәмле пешерүче юктыр ул. Әниемне шулай ук эшендә дә хөрмәт итәләр.

Җир йөзендә анадан да кадерлерәк,анадан да якынрак кеше юк бит ул. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк.

Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге доганнан,
Ташласаң изге доганнан,
Мин бәхетле булалмам.

Әниләрне рәнҗетмик, кайгы-хәсрәт күрсәтмик аларга. Әниләребезнең хәер-догасы белән яшик.

Пашаев Ниҗат, 6а


Ана!

Ана! Нинди тылсымлы, нинди мәгънәле, нинди серле сүз!

Без кем генә булсак та, ана тудырган, күз карасыдай саклап үстергән, кеше иткән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыбызны күреп шатланган, туган телне дә, халык моңнарын да күңелгә сеңдергән.

Аналар! Сезнең бөек җан булуларыгыз җырларда да, риваять-легендаларда, шигырьләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә дә - горур баш имәс икәнегез әйтелә.

Әлбәттә, һәр кешегә үз әнисе якын, кадерле. Миңа да үз әнием башка егет-кызларга ничек кыйммәт булса, миңа да шул дәрәҗәдә кыйммәт.

Әйе, мин әнкәемә булган мәхәббәтем минем йөрәк түремдә.

Гомер таңнарыбыз аткан көнне
зарыгу белән көтеп алучы
безнең өчен тау кадәрле йөкләр
күтәрергә әзер калучы әниләр.
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

Әниләрне җирдәге гөлгә дә, күктәге йөзгән болытка да, сайраган кошка да, челтерәп аккан чишмәгә дә тиңләп булмый.

Мин Әнкәйне күктәге нурлы кояшка тиңлим. Шул нурлы кояш безнең күңлебезне назлап җылыта, авыр чакта ярдәм кулын суза, сабыр сүзе белән юата.

Әгәр күк йөзе йолдызлар белән, җир йөзе чәчәкләр белән ямьле булса, безнең һәрберебез әнкәйләр белән ямьле.

Әхтәмова Ранилә, 9а


Әни.

«Әни» - диеп язып куйдым,
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый,
“Әни” сүзен таптарга!

Әни - иң кирәкле, иң кадерле, иң газиз кеше. Әниләр балаларын туганнан ук алып бишектә тирбәтә, җырлар җырлый, төн йоклыларын калдырып безне үстерә..

"Әни" сүзе бик даһи һәм кирәкле сүз. Ул безгә акыллы киңәшләрен бирә, тәртипле бала булсын дип тәрбияли.

Минем әни уңган, тырыш, кулыннан килмәгән эше юк, ашарга да тәмле пешерә, минем дәресләрне тикшерергә дә өлгерә. Шул вакытта ул иртән торып эшкә китә, аны эшендә дә хөрмәт итәләр.

Мин әнинең сүзен тыңларга, ул кушкан эшләрне җиренә җиткереп башкарырга, яхшы укырга да тырышам. Әниемне бик яратам һәм хөрмәт итәм.

Фазылҗанова Ильфира , 6а

Хаҗиева Чулпанның иҗат җимешләре:

Әнием – иң матур әни!!!

Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин,
Әнием сиңа.

Җир йөзендә булган әниләрдән иң матуры – минем әнием. Ул безне һәркөнне якты йөзе, тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән ул безне чиста урынга яткырып, хәерле йокы – диеп йоклата. Ә иртән мине, тәмле чәен эчертеп, мәктәпкә озата.

Минем әле Зилә исемле кечкенә сеңлем дә бар. Әни минем сеңлемне дә кадерләп үстерә. Тәртипле, уңган балалар булсыннар дип, әни бар көченә тырыша. Эштән арып кайтса да безне яратып иркәли. Мин әниемне сөендерер өчен тырышып укыйм, аңа булышырга тырышам. Әни сөенеп елмайганда, миңа да рәхәт була.

Без әниебезне бик яратабыз.


Безнең сыйныф.

Без өченче сыйныфта укыйбыз. Безнең сыйныфта 16 бала бар, ә 17 нчесе безнең яраткан укытучыбыз. Бездә 6 кыз һәм 10 малай. Барыбыз да тату. Безнең сыйныф бик матур, чиста, якты. Тәрәзә төбендә бик матур гөлләр үсә. Мин уйлыйм безнең гимназиядә иң тату, иң пөхтә, иң якты сыйныф безнекедер. Беренчедән, безнең сыйныфта иң матур һәм яхшы укытучы укыта. Икечедән, безнең сыйныф бик тату, берәр укучы кайгыга эләксә булышабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез.

Безнең класс бик яхшы!

И Туган тел, и матур тел
Аны язган Тукаем.
Урта Шөндә каршы ала.
Чәчәкле, ямьле тугаем.
Урта Шөндә яши минем,
Әбием һәм бабаем
Җәй аенда мин аларга
Кунак булып барамын.
Авылда мин әбиемә
Савыт-саба юышам.
Ишек алдына бабайга,
Чүп җыярга булышам.
Альмира, Айдар,
Наилә, Зилә
Минем якын дусларым
Авылда алар белән
Кичләр буе уйнадым.