#34 2010 нче ел

Шәфкатьлелек

Шәфкатлелек, изгелек ул бөтен яхшы кешеләргә хас сыйфатлар. Шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә элек-электән әби-бабайларыбыздан мирас булып булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әнине хөрмәт итәргә, олыгайгач онытмаска тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта, күргәнебезчә, шәфкатьле булу ул – ярдәмчел булу, кеше хәленә керә белү. Һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны салырга тели.

Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Кайберәүләр, ятим баларга ярдәм итәләр, киемнәр, акчалата, бүтән кирәк-яраклар китерәләр. Күп гаиләләр балаларны тәрбиягә ала. Безнең дә “Гаврош” дигән балалар йортына барганыбыз бар. Без балаларга кечкенә генә концерт куйдык, күчтәнәчләр алып бардык. Үзебез дә бу барудан уңай энергия алып кайттык.

Автобуста өлкән яшьтәге кешеләргә урын бирү, юл аша чыкканда олы кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Сыйныфташлар белән яхшы мөгаләмәдә булу, начар сүзләр кулланмыйча гына аралашу, хәл белешү дә изгелек кылу дип уйлыйм. Кемгәдер яхшылык эшләгәч күңелдә канәгатьләнү хисе туа. Бик рәхәт булып китә. Янәшәбездә яхшы күңелле кешеләр булса, дөнҗяда яшәве күпкә җиңелрәк, күңеллерәк булыр иде.

Зәйнуллина Айлылу, 8б




Минем әбием һаман әйтә иде: “Изгелек эшлә дә, балам, суга сал...”

Мин сабый чакта бу сүзләрнең мәгънәсен аңламый идем, ә менә хәзер аңладым. Чөнки кешегә яхшылык эшләвең турында аны һаман искә төшереп торырга ярамый. Әгәр дә ул кеше үзе шәфкатьле икән, син эшләгән яхшылыгың турында онытмый. Ләкин меңләгән кеше арасында шәфкатьле кешеләр генә була алмый, яхшылыкка яманлык белән җавап бирүчеләр дә күп. Алай булмасын иде. Һәрберебез өчен дә тормыш сукмагында яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләр генә очрасын иде. Тормышыбызның матурлыгы да күркәм сыйфатларга ия булган кешеләр белән матур. Моны онытмыйк, дуслар! Матур, әдәпле, тәрбияле, кешелекле булыйк!

Зарипов Наил, 8б



Шәфкатьле булу өчен иң беренче чиратта “Кеше” булырга, кечкенәдән, үз-үзенә ярдәмчел, саф күңелле, яхшыны-яманнан аера белергә өйрәнергә кирәк. Без хәзер нинди заманада яшибез бит?! Дөньяда нинди генә кансызлык, вәхшиллек юк: бер көнне кеше үтерәләр, кайберләрен ташлыйлар, кайсысы хәтта кечкенә көчекне дә үтерергә кулы барган!!! Шушы хәлләрне күреп ниче йөрәк әрнемәсен ди!? Ләкин гел яманлык белән явызлык кына хөкем сөрә дип уйламагыз: киресенчә, изгелек, яхшылык иң мөһиме – шәфкатьлелек тә бар бу дөньяда. Хөкүмәтебез, аллага шөкер, ярдәмчел игелекле эшләр башкара. Картлар, балалар йортларына, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулын суза. Безнең арабызда да игелекле, шәфкатьле кешеләр дә бар.

Шушы иншамны шигырь юллары белән бетерәсе килә:

Авыр уйларда калсаң,
Өмет тотар кулыңнан.
Яхшылыкка ияреп
Изге юлдан барыйкчы!
Бәхет-шатлык табыйкчы!
Дөнья киң сәһәр.

Зәйнуллина Динара, 6а