#34 2010 нче ел

Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауриаты Наилә Гәрәева 18 ноябрьда 70 яшь тула.

Тулы исеме: Гәрәева Наилә Хәким кызы.

Туган көне: 1940 нчы елның 18 нче ноябре.

Туган җире: Казан шәһәре.

Гаиләсе: улы – Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режессеры; килене – Люция Хәмитова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты; оныгы Йосыф.

Дәрәҗәле исеме: Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.


Ул Казан шәһәрендә туа. Мәктәптә укыган елларда ук театр белән кызыксына, артист бәлырга хыяллана. Музыка мәктәбендә йөри, скрипкада уйный. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры карашындагы студияне тәмамлый. Аннары ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Баштарак-яшь кызлар ролендә, соңыннан төрле хасияттәге йөзләгән образ иҗат итә. Артистка образларның нечкә тойгыларын, психологик кичерешләрен халыкка тулысынча җиткерә алуы белән таныла. Йөзләгән роль уйнаган Н.Гәрәеваның репертуарында Хәмдебану (Т.Миңнуллин, "Әлдермештән Әлмәндәр"), Ана (Ш. Хөсәенов, "Әни килде") кебек өлкән яшьтәгеләр образын клку чагылдырган рольләр дә бар.


Актер, Татарстанның халык артисты Һидаят Солтановның тууына 30 ноябрендә 95 ел тула. 2009 елда вафат.


Һидая Содтановның тормыш һәм иҗат юлы илдәге вакыйгаларга бәйле рәвештә үрелә. Чүпрәле районы Татар Убие авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа ул. Кулак итеп туган җирдән куылырга тиешле Айниятулла абзый 8 балалы гаиләсе белән Бакуга кучеп китә. Үзе дә сәхнә турында хыялланган яшүсмер һидаят гастрольгә килгән Татар академия театры спектакльләрен шунда беренче кат күрә. Артистлар белән дә таныша. Казанга килеп Татар театр техникумына укырга керә. 1940 елда хәрби хезмәткә алынганчы, ул Ташкентта һәм Башкортстанның Янаул театрында эшли. Авыр сугыш юлларын узып, 1946 елда гына илгә кайта. 1947 елдан - Һ.Солтанов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Иҗатын күренекле сәхнә осталыгы Х.Әбҗәлилов, Ш.Шамильский, Ф.Ильская,Г.Болгарская, Г.Камская, Камал III һ.б. белән башлап, 85 яшенә кадәр ул шушы театрда эшли. Иң яратып уйнаган роле Исмәгыйльдән алып (М.Фәйзи."Галиябану"), "Әлдермештән Әлмәндәр"дәге Евстигней карт арасында артист тарафыннан 160 лап образ иҗат ителгән. Һ.Солтанов дистә еллар халык театр режиссеры буларак та зур эш башкара.

Нуруллина Ләйсән, 6а