#34 2010 нче ел

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!


Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.


Әнкәй... Шушы сүзне әйткәч, күңелгә ниндидер сихри бер җылылык, ләззәт керә, йөрәк эчендә гүзәл бер моң, рәхәтлек хисе туа. Күз алдына яраткан әниләребез белән бәйле иң матур мизгелләр, онытылмаслык истәлекләр килеп баса. Әйе, ана кеше – һәркемгә кадерле, якын, төрле киртәләрдән торган авыр тормыш юлында бары ул гына үз баласын аңлый, кичерә, кирәкле киңәш бирә ала. Мөгаен, шуңа күрәдер әниләр көне дә бәйрәм ителә.

Ә бу бәйрәмнең килеп чыгышы тарихын барлык кешеләр дә беләме икән?

Борынгы Грециядә греклар барлык тәңреләрнең аналары – Гея алиһасен данлаганнар. Кельтлар исә, Бриджит исемле алиһәгә багышланган бәйрәм уздырганнар. Инде безнең көннәргәрәк килгәндә, 1914 нче елны АКШ артыннан тагын 23 ил әниләр көнен официаль бәйрәм итеп кабул иткән. Ләкин ничек кенә булса да бу көн – шундый ук изге, саф, күңелле хисләргә бай булган бер бәхетле мизгелне күз алдында тота.

Безнең гимназиядә дә бу бәйрәм һәр елны билгеләп үтелә. Укучылар матур стенгазеталар, кызыклы открыткалар белән бәйрәмчә икенче катны биләп алалар. Шулай ук укучылар арасында фотовитрина, әниләргә багышланган сочиненияләр язу конкурслары һ.б. кызыклы бәйгеләр үткәрелә.

Әниләрне сез кайсы чәчәк белән тиң итәр идегез? Мин роза чәчәге белән чагыштырыр идем. Борынгы легенда буенча мәхәббәт һәм чибәрлек алиһасе Афродита диңгез күбегеннән яралган һәм аның белән бергә роза чәчәге дә. Башта ул ак төстә булган, ләкин аның чәнечкесенә кадалган Афродита кулыннан аккан кызыл кан розаны буяп, чәчәк кызыл төскә кергән. Роза – борынгы заманнан ук батырлык, җиңү символы. Безнең кадерле әнкәйләребезне дә мин роза дип атый алам. Чөнки баланы үстереп, дөрес тәрбия, барлык күңел җылыңны, яратуыңны биреп, әхлакый сыйфатларны йөрәгенә сеңдереп, тормышта туры юлга бастыру – ул үзе бер зур, очсыз-кырыйсыз галәм сыман булган батырлык. Ана булу, мөгаен, - олы, гади сүзләр белән генә аңлата алмый торган могҗизадыр.

Хөрмәтле укучылар! Әниләрегезне яратагыз, рәнҗетмәгез, авыр сүз белән йөрәкләрен яраламагыз! Һәрбер кешенең гомере искиткеч авыр һәм ләззәтле хисләрне, татлы һәм кайгылы мизгелләрне үз эченә алган нечкә, алтын җепләдән үрелгәндер. Шул җепләрнең өзелмәвен теләсәгез, иң беренче чиратта, яныгызда һәрвакыт терәк булучы әниләрегезне хөрмәт итегез, тәмле сүз, җанга тынычлык кертә торган ягымлы караштан аермагыз. Шулвакыт сезнең өчен тагын бер кояш – изгелек һәм ярату кояшы туар.

Эш-гамәлләрегез, мәктәптә алган билгеләрегез белән дә аналарыбызны шатландырырга, алар өчен һәр көнне хәтта яңгырлы вакытта да күңелләрендә салават күперен тудырыйк! Бәйрәм белән, кадерле Әниләр! Бәхетле булыгыз!



Минһаҗева Айнур, 10 а