#34 2010 нче ел

01.11.2010 “Сәламәтлегеңә зыян китермә”

Гимназиядә “Сәламәтлегеңә зыян китермә” һ.б. темаларга плакатлар конкурсы үткәрелде. Әлеге рәсемнәр һәм плакатлар матур, тирән эчтәлекле, бирелгән темалар ачык чагылган.


06.11.2010 «Уникс» - «Түбән Новгород»

6 нчы ноябрь көнне Баскетхоллда «Уникс» - «Түбән Новгород» командаларының уены үткәрелде. Бу уенда безнең гимназия укучылары да читтә калмады. Алар түземсезлек белән шимбә көнен көттеләр.


15.11.2010 «Белергә хакым бар!» интернет-дәрес

15.11 көнне гимназиядә “Сәламәтлеккә зыян китерә торган гадәтләргә каршы мин спортны сайлыйм” акциясе кысаларында “Белергә хакым бар!” темасына интернет-дәрес үткәрелде. Интернет-дәрестә 4-10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Дәрестә укучыларга фильмнар, мультфильмнар күрсәтелде.


19.11.2010 “Күңелле стартлар"

Безнең гимназиядә һәрвакыт төрле спорт уеннары уздырыла. 19 нчы ноябрь көнне гимназиянең спорт залында “Күңелле стартлар” үткәрелде. Әлеге ярышта 5-7 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Нәтиҗәләре:

1 урын - 6 "б"

2 урын - 5 "а"

3 урында- 5 "б" и 6 "а".

Афәрин! Котлыйбыз!!!



19.11.2010 “Бөтенроссия Чиста Су Дәресе”

“Бөтенроссия Чиста Су Дәресе” акциясе кысаларында гимназиядә 6-9 нчы сыйныфларда, әлеге темага карата, дәресләр үткәрелде. Укучыларыбыз тарафыннан рәсемнәр, рефератлар һәм презентацияләр эшләнде.


25.11.2010 УРА!!! Без кабат җиңүче!

22 нче ноябрь көнне һәр ел саен үткәрелә торган ПЕРЕКРЁСТОК – ШКОЛАМ Алтынчы хәйрия программасында II урын.


26.11.2010 Әниләр көне

Әниләр көне уңаеннан, гимназиядә төрле бәйгеләр оештырылды, бәйрәм кичәсе булып узды. Кызыклы номерлар, талантлы балаларның чыгышлары әниләрнең күңелләрен күтәрделәр һәм бәйрәмгә нур өстәделәр.