![]() |
![]() |
|
---|---|---|
#34 2010 нче ел |
![]() |
|
ЯШЕЛЧӘ ҺӘМ ҖИЛӘК-ҖИМЕШ ![]() Биредә лидерлар рәтенә кәбестә чыга. Аның составында С витамины озак саклана. Моннан тыш, кәбестәне нинди рәвештә генә куланнуга карамастан, ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Җиләк-җимешләр арасыннан кече яшьтәге сабыйларга алма бирергә кирәк. Аларда витаминнар әллә ни күп булмаса да, ул шул ук эчке органнарга нык файда китерә икән. Төрле соклар балалар организмы өчен яз көне бик кирәк. Шуңа күрә даими рәвештә әлеге эчемлекләр белән аларны сыйлау зыян итмәс. Ботка кебек ризыклар пешергәндә лимон согы салу да яхшы булачак. Тагын суган, сарымсак кебек яшелчәләр дә яшь организмга бик кирәк. Чөгендер күбрәк ашагыз ![]() ![]() Бакчачылар бакчаларында өлгергән чөгендер уңышын җыеп алды. Билгеле булганча, анда организм өчен кирәкле элементлар шактый. Үзенең буй-сыны турында кайгыртучылар өчен чөгендер менә дигән. Аннан нинди файдалы ризыклар әзерләп була соң? Алма белән пешкән чөгендерне, алманы кабыгыннан арындырырга һәм турарга. Шуңа йөзем, тәменчә тоз, шикәр комы, корица, лимон согы, каймак салып болгатырга. Алма урынына кара җимеш, күрәгә салырга да була. Икра уртача зурлыктагы 5 чөгендерне пешерергә. Кабыгыннан чистартып, эре угыч аша уарга. Шуңа вак угычтан уган суган салырга, тоз, борыч сибәргә. 1 чәй кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы томат пастасы салып, барысын бергә болгатырга. Табага үсемлек мае салып кыздырырга һәм шуңа әлеге массаны салып, ярты сәгать сүрән утта пешерергә. Кайбер киңәшләр • Чын шоколад нинди була? Кунакка барсак та, очрашуга җыенсак та иң әйбәт күчтәнәч – шоколад. Балалар аны әниләре яшереп куйган урыннардан табып пычрана-пычрана ашый, ә әбиләр чөкердәшеп чәй эчә. Шоколад күңелләрне күтәрә, төрле авыруларны җиңәргә ярдәм итә. Хәтта соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу тәм-том канда тромблар барлыкка килүне кисәтүче аспиринны да алыштырырга сәләтле икән. Тик соңгы елларда ул никтер үз тәмен югалта бара кебек… • Баллы әтәч ярдәм итәр Балачакта яратып суырган әтәчләрне хәтерлисезме? Алар йөткерүдән менә дигән дәва икән бит. Тик хәзерге чупа-чупслар белән бутамагыз. Аларның монда бер катнашы да юк. Табиблар әйтүенчә, кызган шикәр комы – тамак ялкынсынудан иң яхшы чара. • Ябык булу кирәкме, әллә таза булу шәбрәкме? Күп чирнең артык авырлык аркасында килеп чыкканлыгын инде барыбыз да күптән белә. Әмма табиблар әйтүенчә, бик ябык булу да сәламәтлеккә куркыныч тудыра. Ә сау-сәламәт яшәү һәм озын гомерле булу өчен, нинди параметрларга ия булырга кирәк соң? Табиблар артык таза булмаска киңәш бирә. Алар фикеренчә, артык авырлык яки ябыклык төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. • Яулыкны ничек бәйләргә? Ниһаять, көтеп алган көзләр дә килеп җитте. Салкын җилләр исә, яңгыры да ява. Ә салкынга ияләнмәгән организм бик тиз авыру йоктырырга мөмкин. Яулык ябуның да үз серләре бар икән. Аны башка да, муенга да, билгә дә бәйләргә, хәтта кофта, итәк яки күлмәк итеп тә кияргә мөмкин. Әгәр яулыгыгызны түбәндәге киңәшләрне тотып бөркәнсәгез, сездән сылураклар булмас. Ганиева Лилия, 6а |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. Координаторлар - Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Надршина һәм Минхаҗева (11А), Мадиярова Ф. (10Б), Мәгъсүмова Д.(9Б), Нуриева А.(9Б), Ганиева Л.(6А), Зәйнуллина Д.(6А), Нуруллина Л.(6А), Таһирова Д. (6А) |
||