#34 2010 нче ел

Истәлекле даталар

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне.

5 декабрь - Язучы, җәмәгать эшлекчесе һәм сәясәтче, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясе лауреаты Фәүзия Бәйрамовага 60 яшь.

7 декабрь – Халыкара гражданнар авиациясе көне.

9 декабрь – Ватан геройлары көне.

10 декабрь - Тарихчы, тюрколог, фәлсәфә фәннәре докторы Әхмәтзәки Вәлидинең тууына 120 ел. 1970 елда вафат.

11 декабрь – Бөтендөнья балалар телетапшырулары көне.

15 декабрь - Шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановка 60 яшь. Гашура көне кичәсе. Җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган артисткасы Фәридә Кудашеваның тууына 90 ел. 2010 елда вафат.

16 декабрь – Татар халкының күренекле композиторы, Татарстанның халык артисты Салих Сәйдәшевне искә алу көне.

17 декабрь - Фольклорчы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ленар Җамалетдиновка 75 яшь.

19 декабрь- Шагыйрә һәм тәрҗемәче Роза Кожевникова-Баубекованың тууына 60 ел. 2007 елда вафат.

20 декабрь – Рәсәй Федерациясенең иминлек саклау органнары хезмәткәрләре көне.

24 декабрь - Артист, нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Фәйзи Йосыповның тууына 100 ел. 2001 елда вафат.

30 декабрь – СССР төзелгән көн.

31 декабрь – Яңа ел бәйрәме.

Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 9 декабрьдә 110 ел тула. 1981 елда вафат.

Ул Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында туа. 14 яшендә бакыр руднигында эшли башлый. Аннары Уфадагы "Галия" мәдрәсәсендә укый. 1918-1924 елларда Урал һәм Себердә укытучылык итә. 1924 елда Казанга килеп, балалар укыту белән шөгельләнә. Шул ук вакытта әдәби әсәрләр дә иҗат итә: "Урал эскизлары", "Ике чор арасында", "башлана башлады", "Бибиевләр" кебек әсәрләре дөнья күрә.

Тормыш аңа зур сынаулар китерә, әмма ул үз халкының, иленең турылыклы, намуслы улы, талантлы шагыйре булып кала. Аның әсәрләре рус, белорус, украин, башкорт, үзбәк, казах, мари, грузин телләренә тәрҗемә ителә. Шагыйрь үзе дә тәрҗемә өлкәсендә актив эшләде, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре дә язды.


Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 1 декабрьдә 80 ел тула. 1995 елда вафат.


Әдип Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туа. Арча педагогия училищесын тәмамлагач, мәктәптә балалар укыта, 1950 – 1954 елларда хәрби хезмәттә була. Аннан кайткач, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. 1960 – 1963 елларда аспирантурада укый. 1964 елда әдәбияттан кандидатлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли. Биредә ул, педагогик һәм фәнни-тикшеренү эшләреннән тыш, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә.

Киң катлау укучыларга аның “Без кырык беренче ел балалары”, “Кеше китә - җыры кала”, “Торналар төшкән җирдә”, “Ут чәчәге”, “Исәнме, Кәшфи абый!” кебек повестьлары, “Фронтовиклар”, “Каз канатлары” романнары, “Атадан бала яшҗ кала”, “Ай нигә йөри” кебек хикәя җыентыклары яхшы таныш һәм яратып укыла.

1990 елда М.Мәһдиев Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.



Су турында

• Җирдәге суның 3 проценты гына төче. Аның да күпчелек өлеше бозлыкларда каткан хәлдә.

• Җирдәге суның 1,1 проценты гына эчәргә яраклы.

• Дөньядагы халыкларның яртысы диярлек төче су җитешмәгән илләрдә яши.

• Планетадагы төче су запасының 20 проценты Байкал күлендә.

• Суны җитәрлек эчү тирене картаюдан саклый.

• Табиблар кешегә тәүлегенә 1,5 л су эчәргә киңәш итә. Ул ашказанын эшләтә һәм организмнан токсиннарны чыгара. Әмма артык су эчү йөрәк, бөер авырулары белән интегүчеләргә зарар китерергә мөмкин. Норманы 2 л дан арттырсаң, ул организмнан натрий кебек минераль матдәләрне юдыртып чыгара.

• Кеше организмы һәрвакыт су югалтучан. Көн дәвамында тир белән – 0,5 л һава сулаганда үпкәдән – 1,3 бәвел белән 1 л су бүленеп чыга. Ир-атлар сусаудан, гүзәл затларга караганда, күбрәк интегә. Организмның сусавы сәламәтлеккә зарарлы, ул бәвел юлы чирләренә, хәтта яман шеш башлануга да китерергә мөмкин.

• 7-11º С җылылыктагы су кеше организмын сафландыра, ә менә +15º С тан арткан тәмен югалта һәм сусауны басмый.

• Дөньяда 400 млн нан артык кеше сусызлыктан интегә (2050 елга бу сан 2 млрд ка җитәргә мөмкин), 1 млрд тан артык кеше эчә торган чиста суга кытлык кичерә.

Таһирова Динә, Нуруллина Ләйсән, 6а