#35 2011 нче ел

1. УЙЛА


Шушы кәрзин эчендә уннан артык җиләк-җимеш яшеренгән.
Тапсагыз, тәмләп карый аласыз.


ӘФЛИСИЛБ
ЛИМНУМӘӨ
МЛОЧИЯШР
ААНАНАБЛ
ГРАБАРАЕ
МУЙЕМАНГ
ИШӨЗСУКӘ
КАРЛЫГАН

2. УЙЛАП ТАП

1. Аягын-башын яшерә
Таш күлмәге эченә.
2. Көмеш тәнле,
Ите тәмле.
3. Үзе су, үзе каты.
4. Чыршы энәсе.
5. Кыш көне дә, җәй көне дә бертөсле.
6. Җәй киенә, кыш чишенә.
7. Үзе урак, үзенең теше юк.
8. Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста.



3. СОРАУ-ҖАВАП.

1. Сөембикә манарасының биеклеге ничә метр?

2. Татарстанның мәгариф министры кем?

3. Фашист тоткынлыгында җәзалап үтерелгән герой-шагыйрь.

4. Татарстанда нинди шәһәр балык исемен йөртә?

5. Казан шәһәрендә ничә театр эшли?

6. Кама елгасының татарча исеме ничек?

7. Шишкинның туган шәһәре.

8. Татарстан урманнарында үсүче иң куәтле агач нинди?

9. Безнең кырларда, урманнарда бер дару үләне үсә. Аны 99 төрле авырудан дәва диләр. Ул нинди үлән?

10. Татарстанның гербында нәрсә сурәтләнгән?

11. Эстрада йолдызы Алсуның туган шәһәре нинди?

12. Безнең Республикада нинди йөк автомобиле җитештерелә?

13. “Туган тел” шигыренең авторы.

14. Сөембикә манарасы ничә катлы?

15. Татарстан гимнының авторы кем?

16. Җил үтми, күз үтә. Ул нәрсә?

17. Татарстан телевидениесенең укучы балалар өчен тапшыруы исеме.

18. Бер кеше утырып тора, ди. Ул торып китсә дә, син аның урынына утыра алмыйсың. Ул кеше кайда утыра?

19. Сәгатьләр Татарстанның кайсы шәһәрендә җитештерелә?

20. Татарстанның беренче президенты кайчан сайланды?

21. Татарстан бәйсезлеге турында Декларация кайчан кабул ителде?

Зәйнуллина Айсылу, 8б
Гәрәфиева Фәридә, 8а