#35 2011 нче ел

Хөрмәтле Кыш бабай !!!

Бу хатны сиңа Инсаф яза. Мин беренче гимназиядә 3а сыйныфында укыйм. Кыш көне мин әтием белән бергә шугалакка йөрибез. Тимераякны прокатка алабыз, чөнки үземнеке юк. Ә миңа ул бик кирәк!!!

Кыш бабай, миңа бүләккә тимераяк алып килсәң, мин бик бәхетле булыр идем.

Сәлам белән Инсаф.


Кыш бабай

Мин әти, әни, абый белән Яңа елга әзнрләнәм. Без чыршы куябыз, гирляндалар эләбез. Бүләкләр җыябыз. Ашамлыклар алабыз. Мин гаиләбез (әти, әни, абый) белән Яңа ел бәйрәмен үткәрергә бик яратам.

Минем өметләре. Минем кыш бабайны күрәсе килә. Яңа ел бүләкләрен миңа Кыш бабай алып килсен иде. Әтием миңа тимераяк бүләк итсен иде. Абый яңа телефон бирсен иде.

Яңа елда мин саулык, бүләкләр, сюрпризлар телим.

Камалетдинов Илназ, 4б


Кышкы табигать

Кыш – ел фасылының иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк кардар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, җиргә коелалар. Шулай итеп, кыш үзенең келәмен җәя.

Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та салкынча елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән матур.

Чын кышны бары тик урманда гына тоярга мөмкин. Ә кырлар, яз җиткәнче ап-ак юрганга төренеп тыныч кына тирән йокыга талганнар. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык хөкем серә.

Кышкы табигать искиткеч матур, ул агач буйларыннан узып киткәндә, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Андагы гүзәллекне сүзләр белән генә әйтем бетерерлек түгел.

Абдулганиева Римма, 8б


Туган якта кунакта.

Менә туган якка кыш килде, бөтен җирне ап-ак юрган белән томалады. Ул үзе белән салкын җилләр, бураннар да алып килде. Киң елгаларны юка боз каплады. Бары тик агым көчле булган бирдә генә Кыш бабайның каты суыгына бирешмичә, киң елга шулай сулыш ала. Боз кырыйларында ак чәчәк таҗлары күрергә мөмкин. Яз сулышы сокландыргыч тере чәчәкләр үстерсә, ә кыш сулышы салкын һәм иссез чәчәкләр үстерә.

Кыш айлары үзенең чеметкеч салкыннары, күз ачкысыз бураннары белән истә кала. Әлеге күренешне тәрәзәтән күзәтеп торуы матур. Үзеңне сихри әкияти бер дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Ул тәрәзә пыяласындагы рәсемнәрдә нәрсә генә ясалмаган: чыршы, кар бөртекләре, биек таулар, чәчәкләр дә күрергә була. Табигатьне оста рәссамчы дип тә атарга мөмкин. Шушы матурлыкның көннәре санаулы, чөнки аңа алмашка башка ел фасылы килә. Яз да үзенчә матур. Ул карларны эретеп, елгаларны ташытып, бозларны еракка алып китә. Елгадагы бозларны күзәтеп торсаң, алар, бер-берсеннә бәрелә-бәрелә узышып, ярыштагы атларны хәтерләтә. Шулчак һавада төркем-төркем кошлар тавышы ишетелә башлый. Күптән йокыга талган табигатебез кошлар тавышыннан яңгырап тора. Ә май ае инде аеруча да матур. Җир-Ана яшеллеккә төренә, кайбер агачлар сылу кызлардай ап-ак чәчәккә күмелә. Һавада иртәдән-кичкә кадәр сандугач, тургай тавышын ишетеп хозурланасың. Ә инде әлеге матур яз аена алмашка кояшлы, җылы җәй айлары аяк баса. Җәй айлары да үзенчәлекле. Ул үзенең җиләк-җимешләре , мул игеннәре белән истә. Бала-чагаларның иртәдән-кичкә кадәр, елга буенда су коенып, балык тотып көн үткәрүләренә сөенәсең. Табигатьнең, су буйларының тагын да җанлануын күрәсең. Матур гына ял итеп, җир-ана биргән сый-хөрмәт белән сыйланып, җәй үткәнен сизми дә каласың. Ә инде җәйне алтын һәм мул уңышлы көз алмаштыра. Ул үзәк өзгеч җилләре, салкын яңгырлары белән истә кала.

Шулай итеп, бер-бер артлы һәр ел фасылы да үз вакытында кунакта була.

Камалова Алисә, 8б


Могҗизаларсыз яшәргә ярамый

Таң. Күкнең алтын “учагы” үзенең чиксез нурлары белән бар дөньяны каплап алган. Сихри йолдызлар сибелгән күк диварына кайнар кояш нурлары белән яктыртылган көн алмашка килә. Төн белән көннең, төнге алиһә Айның һәм көн патшасы Кояшның алышынуы могҗиза түгелме? Гомумән, нәрсә соң ул могҗиза, һәм дөньяда ул бармы?

“Могҗиза” дигәч, күз алдына ниндидер аңлата, төшенә алмаслык бер күренеш килеп баса. Беренче кешеләр барлыкка килгәннән бирле, адәмнәр һәрвакыт могҗиза эзләгәннәр. Хәзерге заманда да кешелек гел ниндидер бөек, күңелгә рәхәтлек, ләззәт китергән могҗизага өметләнә. Минемчә, бу дөньяда могҗиза бар. Кеше – ул үзе дә бит бер зур могҗиза. Үз тормышында меңләгән вакыйгаларга эләккән, төрле рольләргә кергән, күпләгән хисләр ташкынында кайнаган кеше – искиткеч ачыш.

Кешеләрнең күп төрле талантларга, чагыштыра алмаслык тирән акылга, хыяллар диңгезендә үз өмет утравына ия булулары, елмаеп, көлеп, кайнар хисләр моңында яши алырга сәләтләре таң калдыра.

Тирә-юньгә игътибар итсәң, анда да бит могзиҗалар бик күп. Роза сыман матур чәчәкләрнең атуын, ел фасылларының искиткеч гүзәл алмашынуын, мәхәббәт ялкынында дөрләп янучы кешеләрне күзәтү, сандугачның ягымлы сайравын тыңлау, ана белән бала арасындагы өзелмәс, хикмәтле бәйләнешне, батыр йөрәкнең дөреслек, әхлак, дуслык өчен көрәшкәндәге тибешен сизү үзе ни тора! Ләкин иң авыр һәм иң бөек могҗиза, мөгаен, кешеләр арасында бер-берсенә карата мәрхәмәтлелек уяту. Якындагы кешеләрне кимсетмичә, рәнҗетмичә, уртак тел табарга һәм аңларга тырышу, тормыш авырлыкларына дучар булмаган кешеләргә җылы караш бүләк итү – чын һәм иң зур могҗиза.

Дөнья матур, гаҗәеп кызыклы, дөнья – кешеләрнең газиз ватаны, туган җире. Мондый сокландыргыч, тылсымлы урында могҗизаларсыз яшәргә ярамый һәм яшәп булмый!

Минһаҗева Айнур, 10а



Бердәм дәүләт имтиханнары

Имтихан. Бу сүзне ишетүгә һәрбер кешенең күңеленә курку хисе киләдер, мөгаен. Тормыш тоташ имтиханнардан тора, аны ничек бирүгә карап, кешенең киләчәге нинди буласын әйтеп була. Ләкин сүз тормыш имтиханнары турында түгел, ә әлеге дә баягы, соңгы елларда телдән бер дә төшмәгән бердәм дәүләт имтиханнары турында булыр.

Әйе, имтиханнар бирү җиңел түгел. Тырышлык, түземлек, теләк һәм бик күп укуны таләп итә. Ләкин имтиханны тапшыргач, үзеңдә бертөрле рәхәтлек, горурлану, канәгатьлелек хис итәсең.

Имтихан турында килеп җиткәч кенә түгел, ә алдан уйларга кирәк. Бүген өй эше эшләмәсәм, дәрескә бармасам дигән уйлар балаларга еш килә. Бер дәрес калдырсаң, икенче көнне инде теманы аңламыйсың, аннары уку теләге дә кача. Тик соңыннан укыйсы килә, ләкин соң. Ничә ел укыган, өйрәнгәнне бер елда өйрәнәм димә. Әти-әниләрнең дә вазифалары бик зур - балаларны гел контрольдә тоту, өй эшләрен тикшерү, ә кайвакыт булышып та җибәрү.

Хәзерге вакытта БДИны тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары бирә. Аны тапшыргач, баланың ничек укыганы аермачык күренә. Күп кенә укучылар аның ни кадәр җитди, җаваплы эш икәнен имтиханга кергәч кенә аңлый.

“Хәзер менә бик укыр идем, ләкин соң,” – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә нигә соң балалар уку үзләренә кирәк әйбер икәнен вакытында аңламыйлар. Җавап тагын әти-әниләргә, гаилә тәрбиясенә кайтып кала. Балага вакытында акның ак, караның кара икәнен өйрәтмәсәң, буй җиткәч, өйрәтәм димә. Кечкенәдән уку – ул кирәк әйбер, синең киләчәк тормышыңда таяныч, терәк булачак, зур кеше, чын кеше булу өчен кирәк.

БДИга әйләнеп кайтсак... Берәүләр аларны хуплый, икенчеләре киресенчә кирәк дип санамый. Минем фикеремчә, БДИ кирәк. Ләкин кагыйдәләре тиешенчә үткәрелсә, алар чын дәрәҗәдә дөрес булыр иде. Кәрәзле телефон, башка чит әйберләр белән куллану, имтихан сыйфатын киметә.

Сәйфетдинова Алсу, 10а


Әйтер сүзем бар

Хәзерге яшьләрнең күпчелеге бигрәк азган. Янымнан узган кызны я егетне күргәч, кая тәгәрибез дигән сорау туа башымда. Соравыма җавап эзләп,төннәрен азапланып уйлап утыргалыйм хәтта..

Өйгә кайтып барам... Тукталышта бер төркем укучылар басып тора, яннарында өлкән кеше дә бар, укытучылары, күрәсең. Шунда араларыннан бер кыз, бөтен урамга ишетелерлек итеп, укытучыга: “Апа, мин тиз генә тәмәке алам, минем якка карамыйча торыгыз, ярыймы?” – дип, тукталыштагы киоскка тәмәке алырга китте. Шушы хәлгә шаккатып автобусыма соңга кала яздым. Автобуста барганда, ике егет керде. Берсе минем яндагы буш урынга утырды, икенчесе каршыма килеп басты. Алардан соң таякка таянган әби керде, ник шунда теге егет урын бирсен! Әби утырсын дип торган идем, шуның дусты килеп утырды. Мин урынымнан сез түгел,ә әби утырсын өчен тордым дигәч, миңа усал итеп карады. Әллә нинди көн булды бу минем өчен, бөтен кәефләрем бетте... Татарча сөйләшү турында әйтеп тә торасы юк инде!.. Татарлар!.. Бөек халык бит без! Нигә татар булуыбыздан оялырга? Нигә бүлмә тулы татарлар арасында бер рус кешесе булса, уңайсызланмасын өчен, рус телендә сөйләшә башлыйбыз? Аңлап булмый безне...

Надршина Айсылу, 10а