#35 2011 нче ел

Татар һәм башкорт халыкларының уртак җырчысы.

Фәридә Кудашева – сәнгатьлелек, әдәп,
моң, инсафлык, матурлык эталоны ул.
Р.Гаташ

Тулы исеме: Фәридә Яһүд кызы Кудашева

Туган көне: 1920 нче елның 15 нче декабре

Туган ягы: Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылы

Дәрәҗәле исемнәре: Россиянең атказанган, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.


Ул 1920 нче елның 15 нче декабрендә Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Бала вакытан ук җырлый башлый. Беренче сыйныфта укыганда сәхнәгә менеп «Салкын чишмә» дигән җырны башкара. Аннан соң ул Кыйгы радиосыннан да еш җырлый башлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша, мәктәптә бик яхшы укый. Дүртөйле районына күченеп килеп 7нче сыйныфны тәмамлагач, Ф.Кудашева дүрт ел Уфа сәнгать техникумында укый. Техникумны бетергәч, Фәридә Кудашева Дүртөйле колхоз–совхоз театрында эшли башлый. Анда Баязит Бикбай әсәре буенча куелган “Карлыгач” спектаклендә төп рольне башкара һәм яшь актрисаның кушаматы “Карлыгачка” әйләнә. Тиздән ул, Сәйфи Кудашның ярдәме һәм әтисенең теләге белән, Уфага, Башкорт дәүләт драма театрына күчә, анда икенче пландагы җырлы рольләрне башкара. Әлеге труппа гастрольләргә дә йөри. Анда Фәридә биюче булып та чыгыш ясый, җырлый да.

1947—1956 нчы елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә Фәридә Кудашеваның даны бик еракларга тарала.

1956 нчы елда Фәридә Кудашева Башкорт Дәүләт филармониясендә эшли башлый. Гомер юлдашы виртуоз музыкант, композитор Бәхти Гайсин иҗатта аның бер канаты була, аларның бихисап җырлары уртак тырышлык белән туа, алар сәхнә түрендә пар былбыллар шикелле бергә-бергә сайрашып иҗат итәләр.

Милләт сандугачы, рухыбыз ныклыгы, иманыбызны саклауда бер таяныч иде Фәридә Кудашева. Аның ике айдан 90 яшен бәйрәм итүгә дәртләнеп әзерләнгән чагы. Татар дөньясы җырчының күркәм юбилеен быел декабрьдә билгеләп үтәргә әзерләнә иде. Китабы чыгып килә, күп гәзит-журналларда аның хакында мәкаләләр басыла. Фәридә Кудашеваның иҗатыннан, аның үзәкләргә үтәрдәй моңлы җырларыннан башка татар һәм башкорт җыр сәнгатен күз алдына да китереп булмый. Ходай Тәгалә биргән соклангыч таланты белән һәммә кешене әсир итте, уйландырды, моңландырды, сагышларга салды һәм авыр чакларда таяныч булды аның кабатланмас җырлары һәм, гомумән, илаһи сәнгате. Чын халыкчан иҗаты аның табигый моңына һәм үзенчәлекле тембрлы тавышына нигезләнде.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева бар гомерен туган халкына хезмәткә, аны рухи баетуга багышлады. Халкыбызның төрле катлаулы чорларында аның янәшәсендә булган, үзе дә, матур озын гомер кичереп, тарихның тере шаһитына әйләнгән легендар шәхес ул.

Язмыш Фәридә Кудашеваны бик күп атаклы шәхесләр, заманның чын зыялылары белән очраштыра һәм дуслаштыра. Мәшһүр композиторлар Р. Яхин, М. Мозаффаров, С. Садыйкова, Х.Әхмәтов, Н.Сабитов, З. Исмәгыйлев, язучы-шагыйрьләр С. Кудаш, Х.Туфан, Н. Исәнбәт, Ә. Еники кебек асыл затлар белән иҗади хезмәттәшлек тә, шәхси дуслык җепләре дә бәйли Фәридә апаны. Шул күренекле шәхесләребез Фәридә Кудашеваны үзләре дә бөек җырчы дип атый. Халкыбыз җырларын бар тирәнлеге һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алуы өчен, аны “моң алиһәсе”, халкыбыз сандугачы дип зурлыйлар иде.

Фәридә Кудашеваның репертуарында төрле елларында халкыбызның яраткан 400гә якын җыры бар. Аларның күбесе милли җыр сәнгатебезнең алтын фондына керде, милли мирас-хәзинәбезгә әйләнде (әлеге җырларның нибары 120се генә тасмага яздырылып калдырылган).

“Җыр кешенең күңелен яуларга, җаны теләгән ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш”, - ди ул. Фәридә апа татар халкының виртуоз музыканты һәм композиторы, тормыш иптәше Бәхти ага Гайсин белән 27 ел гомер кичерде. Иҗатта да бергә булды һәм искиткеч матур җырлар тудырды алар. Бәхти Гайсин сөекле Фәридәсе өчен махсус әллә күпме яңа җырлар язды. Башкортстан белән Татарстанны аркылыга-буйга йөреп, татарлар белән башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә йөзләрчә концерт биреп, халкыбызның җыр-моңга сусавын баса иде шушы талантлы пар.

Җырчы 2010 нчы елның 9 нчы октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Зәйнуллина Динара, 6а