#35 2011 нче ел

1. УЕН

Ләйсәнгә кайсы чәчәк күбрәк ошый икән?


2. МӘКАЛЬЛӘР БЕЛӘСЕҢМЕ?

* Өйнең яме …
* Әнкәм йорты – …
* Ахмак малай ата–анасын үзенә …
* Алтын канат атаң бар, ….
* Ана бала өчен төн йокысын ….
* Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген …
* Ата – йортның матчасы,
Ана – йортның өрлеге,
…….
* Ата–ананы тыңлаган - адәм булган, …
* Анаң өчен уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да ….
* Аю да баласын ….
* Әткәй – шикәр, … .


3. ТАБЫШМАК – ЗИҺЕН АЧКЫЧЫ

Укучылар! Шушы табышмакны игътибар белән укып, җавабын табыгыз.

Иң әүвәл дәү урман,
Аннан түбән кече урман,
Аннан түбән елтырык,
Аннан түбән мышкылдык,
Аннан түбән лапылдык,
Аннан түбән шапылдык,
Аннан түбән ләпелдек.

Таһирова Динә, 6а