#35 2011 нче ел

Шәфкатьлелек кыл!

Шәфкатьлелек!.. Бу сүзнең мәгънәсе күп кырлы. Монда кешелекнең төрле һөнәр ияләренең намуслыгы, мәрхәмәтлелеге, ягымлылыгы, киң күңеллелек сыйфатлары үзләренең хезмәтләрендә, гаиләләрендә, җәмәгатьчелектә һәрдаим чагылып торырга тиеш.

Шәфкатьлелек кылу кеше күңелендә ике төрле юнәлешне күзаллый. Беренчедән, авыр хәлдә калучы, ялгызлыктан иза чигүче, кеше хәленә кереп, аны шул халәттә коткара алуы белән күңеленә тынычлык, намуслылык сыйфатларына ия була. Икенчедән, шундый күркәм сыйфатлардан мәрхүм булган шәхеснең күңеленә мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләнүе кешенең холкы үзгәрүгә этәргеч булып тора, дип уйлыйм.

Рәссамнарның үзләре иҗат иткән әсәрләрендә, укытучы-мөгаллимнәрнең үтә дә авыр һәм мактауга лаек эшләрендә, табибларның шундый җаваплы хезмәтләрендә югарыда әйтеп кителгән сыйфатларга ия булмасалар, уңышлар яулый алмаслар иде.

Безнең илебездә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек акцияләре шактый. Мәсәлән, олыларны хөрмәтләп “Өлкәннәр көне” игълан итү. Бу көннәрдә аеруча олыларга шәфкатьлелек кылу, өйләренә бару, хәлләрен белү кебек күркәм эшләр башкарыла. Мондый мәрхәмәтлелек өлкәннәргә гел күрсәтелеп тора.

Безнең мәктәбебездә дә “Шәфкатьлелек кыл” акцияләре еш үткәрелә. Әлеге акциядә гимназиябезнең барлык сыйныфлары да актив катнаша. Безнең сыйныф укучылары сәламәтлекләре чикләнгән балаларга язар өчен төрле кирәк-ярак әйберләре алып бирде. Мондый акцияләрдә катнашу күңелебездә намуслылык, ягымлылык, киң күңеллелек, кеше хәлен аңлап, ярдәм итү кебек кешелекнең иң күркәм сыйфатлары тәрбияләнә һәм пакьләнеп китә, гел кешегә шулай шәфкатьлелек кылып кына торасы килә.

Кәримуллин Илһам, 8б