#35 2011 нче ел

ИСТӘЛЕКЛЕ ДАТАЛАР

01.01 – Язучы һәм тәрҗемәче Адлер Тимергалинга 80 яшь.

04.01 – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Фирдәвес Хәйруллинаның тууына 60 ел. 2003 нче елда вафат.

06.01 – Татарстанның атказанган артисты Габделфәт Шәрәфиевкә 60 яшь.

10.01 – Әдәбият галиме, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нил Юзиевнең тууына 80 ел. 1996 нчы елда вафат.

13.01 – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Әюповның тууына 75 ел. 2008 нче елда вафат.

15.01 – Композитор, профессор, СССРның Дәүләт премияләре лауреаты Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел. 1988 нче елда вафат.

16.01 – Галим, журналист, җәмәгать эшлеклесе “Мәгариф” журналы мөхәррире (1922-1925) Гаяз Максудовның тууына 120 ел. 1942 нче елда репрессия корбаннары була.

18.01 – Җырчы һәм тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтовка 60 яшь.

22.01 – Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы Виктор Куделькинның тууына 100 ел. 1995 нче елда вафат.

29.01 – Драматург Мансур Гыйләҗевкә 50 яшь.


Әдәби календарь

Һади Такташ



«Мин яралдым серле моңнарым белән
бар дөньяны еглатырга.
Әйе, миндә көчле Байроннар җаны»

Һ.Такташ




Күренекле татар шагыйре Һади Такташның тууына 1 нче гыйнварда 110 ел тула. 1931 нче елда вафат.

Шагыйрь хәзерге Мордва Республикасының Торби районы Сыркыды авылында туа. Өч елга якын Бохарада яши. 1922 нче елда Казанга килә һәм актив иҗат эше белән шөгыльләнә. Яңа совет әдәбиятына нигез салуда катнаша. Киң колачлы новатор, трибун шагыйрь “Гасырлар һәм минутлар”, “Киләчәккә хатлар”, “Мәхәббәт тәүбәсе” кебек поэмалар һәм шигырьләр иҗат итә.

Һ.Такташның исеме илебезнең мәшһүр шагыйрьләре белән янәшә тора. Ул драматург, публицист, балалар язучысы һәм тәнкыйтьче буларак та танылды. Аның күп әсәрләре мәктәп программаларына кертелде. 2005 нче елда Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе булдырылды.


Гомәр Бәширов


Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 7 нче гыйнварда 110 ел тула. 1999 нчы елда вафат.

Әдип Арча районының Яңасала авылында туа. Мәдрәсәдә укыганнан соң, үзе дә балалар укыта. Гражданнар сугышында катнаша. Армиядән кайткач, халык судьясы итеп сайлана, соңрак газета-журнал редакцияләрендә эшли.

Аның иҗат юлы очерклар язудан башлана. “Канлы бармаклар” дигән беренче хикәясе 1931 нче елда дөнья күрә. Бераздан “Сиваш” повестен, 1947 нче елда “Намус” романын яза. Бу роман өчен СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” романы, “Туган ягым – яшек бишек”, “Көзге ачы җилләрдә”, “И язмыш, язмыш”, “Сарут” дигән повестьлары да укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Әдип иҗат эшеннән тыш, халык аыз иҗаты әсәрләрен туплап чыгару белән дә актив шөгыльләнә.

Ул озак еллар буе Татарстан Язучылар берлегенә җитәкчелек итә. Совет әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Октябрь Революциясе орденнары белән бүләкләнә, 1996 нчы елда аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.



Фатих Әмирхан

Татар әдәбияты классыгы Фатих Әмирханның тууына 13 гыйнварда 125 ел тула. 1926 елда вафат.

Әдип Казанда туа. Мәдрәсәдә укый. 1906-1907 елларда Мәскәүдә нәшер ителгән “Тәрбиятел-әтфаль”(“Балалар тәрбиясе”) журналының җаваплы сәркатибе була. 1907 елда Казанга кайтып, “Әлислах” газетасын, соңрак “Ялт-йолт” журналын чыгара.

1919 елдан ул “Кызыл Армия”, “Эш”, соңрак “Татарстан хәбәрләре” газеталары редакцияләрендә эшли. 1923-1924 елларда театр техникумында укыта, РФСФР Мәгариф министрлыгының татар мәдәниятен өйрәнү комиссиясе әгъзасы була.

Әдипнең “Гарәфә кич төшемдә” дигән беренче хикәясе 1907 елда басыла. Шуннан соң “Хәят”, “Фәтхулла хәзрәт” исемле повестьлары, “Яшьләр”, “Тигезсезләр” дигән пьесалары, хикәяләре, публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре дөнья күрә.

Ф.Әмирхан реалистик татар әдәбиятының һәм мәдәниятенең нигез ташларын салуга, әдәби телен үстерүгә зур өлеш кертә.

Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 9 декабрьдә 110 ел тулды. 1981 елда вафат.


Кайсыгызның кулы җылы?

Шигърият әдәбиятта иң дәрәҗәле урында тора. Шуңа күрә чын шагыйрьләр халыкларның сөекле уллары булып танылалар, халык күелендә мәңге яшиләр. Тормышның иң кыен вакытларында, тарихның хәлиткеч көннәрендә хак сүзне иң кирәкле сүзне шагыйрьләр әйтә. Алар үз халкы исеменнән, аның намусы һәм үан авазы булып сөйлиләр.

Тукайлар, Такташлар шигьрияте ягъни, тагын бер гаҗәеп бай әдәби дөнья кешесе – Туфан шигърияте килеп ялгана. Туфанның шигърияткә килүенең тәэсирләрен әнисе, тормыш дөнья биргән сабаклар турында менә ниләр язган:

...”Әни минем, гәрчә язу белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак,ифрат шигъри үанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп куеп түгелдер, әлбәттә, тумыштан ук нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр...

Ул мине ишегалдына яки бәрәңге бакчасына алып чыга да дөньяны күрсәтеп йөри, кайткан яки киткән киек казлар, торналар белән генә түгел, куаклар таллар, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый иде. Йолдызларны танырга табарга өйрәтә, аларның исемнәрен әкиятләргә кшып сөйли иде”...

Язмыш Туфанны урау юлларында йөртә: абыйлары янында Урал шахталарында эшли, “тернәкләнеп, баеп булмый” торган эштән коткарып, абыйлары аны Уфага “Галия” мәдрәсәсенә җибәрәләр. Анда ул яшьлек, әдәбият дөньясында яши, Галимҗан Ибраһимов дәресләрен тыңлый. Әмма укыр өчен акча кирәк, тагын – Урал заводлары, аннан соң – Казан каласы. Тынгысыз җаны Туфанны ил буйлап сәяхәтләрдә йөртә.

Х. Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” исемле шигырендә ул үзенең эчке хәлен, уй – кичерешләрен шушы шигырь юллары астына сала. Лирик геройга бу дөньяда бик авыр туры килә, туганнарын, якыннарын югалту аны “аягыннан ега”. Ләкин ул үзендә көч табып, алга таба яшәргә омтыла. “Вулканнарга керер идем” дип ул хатыны өчен барысына да “әзер мин” диеп шигырендә яза.

Хәсән Туфанның гомере шундый зур кичерешләр һәм югалтуларга дучар була. Үз кайгыларын ул шигырьләрендә сурәтли. Чын мәгънәсендә халык бу шәхес әдәбиятыбызның үлемсез бер өлеше булып яши.

Зәйнуллина Динара, 6а



Илдә ниләр бар икән?

Күзлек

Күзлек... Уйлап карасаң, күзлекнең тарихы әллә ни озын түгел. Европала беренче күзлекләр турындагы хәбәр 1300-1301 нче елларга карый.

Беренче пыяла көзгеләр уйлап табылган Венеция күзлек ясау өлкәсендә дә алдан бара. Анда башта күзлек пыялалары өчен фәкать тау бәллүреннән (хрусталеннән) генә файдаланганнар, гади пыяла куллану кануни тәртиптә тыелган була.

Күзлекне чит илләргә чыгарып сату, шулай ук күзлек пыяласын ясау өчен яраклы ком һәм ачуташны сату да каигый тыелган, ә пыялачылар һәм күзлек ясау осталары чит илгә күчеп китү түгел, остаханәләренең адресын да үзгәртә алмаганнар.

Россиядә күзлек турындагы беренче хәбәр 1936 нчы елга караган товарлар исемлегендә очрый.

Хәзерге вакытта ике фокуслы (бифокаль) күзлек, шулай ук күз алмасының үзенә каплап куела торган юка пластмасс линзалар бар.

Галиуллина Гөлшат,
Камалиева Алисә, 8б