#35 2011 нче ел

01.12.2010 Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов белән очрашу

Гимназиядә кунакта язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов белән очрашу үткәрелде. Ул күп кенә сүзлек һәм китаплар авторы да. Очрашуда укучылар шигырьләр сөйләде, әсәрләрдән өзекләр куйды.


06.12.2010 Шәфкатьлелек атналыгы

Шәфкатьлелек атналыгы кысыларында 27 нче ноябрьдән - 5 нче декабрга кадәр гимназиядә төрле чаралар үткәрелде:

1. “Шәфкатьлелек” акциясе - 73 нче коррекцион мәктәпкә сәламәтлеге чикләнгән балаларга төрле канцтоварлар тапшырылды.

2. Һәр сыйныф укучылары ветераннар белән очрашты. Балалар ветераннарга өй эшләрендә ярдәм итте: өйне җыештыру, кибеткә бару һ.б.; ветераннарның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләгәннәрен тыңладылар.

3. Гимназия сайтында укучыларның “Шәфкатьлелек кыл!” темасына язган инша һәм эсселәрен укырга мөмкин.

4. Татар халкының күренекле кешеләренең каберләрен чистарту.

5. “Сәламәтлегеңә зыян китермә!” темасына плакатлар конкурсы.

6. “Сәламәт булу ни өчен әйбәт” темасына сыйныф җитәкчеләре тарафыннан биш минутлык әңгәмә.

7. 4 декабрь көнне 5-10 нчы сыйныф укучылары үзләренә беркетелкән территорияне җыештырды.


08.12.2010 Презентация һәм иҗади эш бәйгесе

Инвалидлар декадасы кысаларында гимназиядә “Шатлык бүләк ит!” темасына презентация, иҗади эшләр бәйгесенә йомгак һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде.


15.12.2010 Сәламәт яшәү рәвеше турында лекция

Бүген дә гимназиябезнең актлар залында табиб, медицина фәннәре кандидаты Бәшкирова Динә Шамилевна белән очрашу үткәрелде. Динә Шамилевна балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә-лекция уздыды.


16.12.2010 "1 нче татар гимназиясенең иң яхшы СОЛист "ы бәйгесе

Безнең гимназия компьютерның клавишаларында унбармаклы “сукыр” басу ысулы буенча эксперименталь мәйдан булып тора. Май аенда Татарстан республикасының мәгълүмати методик үзәгендә, беренчеләрдән булып 9-10 нчы сыйныфлар арасында, «СОЛист года 2010» фестиваль-бәйге үткәрелгән иде. Әлеге бәйгедә безнең гимназиянең 9б сыйныфы укучысы Алеева Алисә дә катнашты һәм III урынга лаек булды. Компьютерның клавишаларында тиз һәм грамоталы эшләргә өйрәтү максатыннан безнең гимназиядә укучылар арасында унбармаклы “сукыр” басу бәйгесе үткәрелде.

Бәйгенең нәтиҗәләре:

1 төркем (катлаулы дәрәҗәдә)

1 урын: Сагирова Лилия, 10А сыйныфы , (2 нче ел).

2 урын: Кәримуллин Илһам, 8Б сыйныфы , (1 нче ел).

3 урын: Мәгъсүмова Дилүзә, 9Б сыйныфы, (2 нче ел ).


2 төркем (уртача дәрәҗәдә)

1 урын: Зәйнуллина Айсылу, 8Б сыйныфы, (1 нче ел).

2 урын: Балымова Лилия, 8Б сыйныфы, (1 нче ел).

3 урын: Камалова Алисә, 8Б сыйныфы, (1 нче ел).


Җиңүчеләрне котлыйбыз! Бәйгедә катнашучыларга уңышлар телибез!


17.12.2010 "ИКТ-родитель" бәйгесенең нәтиҗәсе

Ата-аналарның информацион-коммуникатив активлыгын күтәрү; аларны укыту-тәрбия процессында катнашуларын активлаштыру; электрон көндәлекләр белән эш итү максатыннан гимназия күләмендә беренче тапкыр "ИКТ-родитель" бәйгесе үткәрелде, йомгаклау туры 17 нче декабрьдә актлар залында уздырылды. Ата-аналарның гимназиянең белем порталындагы мәгълүматлар белән танышуы, сыйныф җитәкчесенә хат җибәрүе һәм электрон журналны ачып карый алуы тикшерелде.

Гимназиянең актлар залында укытучылар, әти-әниләр, укучылар һәм бәйгедә катнашучылар җыелды. Әлеге бәйгедә катнашучылар – 10.


Җиңүчеләр:

1 урын - Хуҗиева Эльмира Фарраховна, 1 б

2 урын - Мөхәммәтҗанова Ризидә Кадыйровна, 8 б

3 урын - Бикмөхәмммәтова Эльвира Фәниловна, 3 а


21.12.2010 Болакта урнашкан Е.А. Аладинский театр җитәкчесе мастер-класс үткәрде

Безнең гимназистлар - «Төп лидерлык» белем бирү программасында катнашучылар Болакта урнашкан театрга барды. Анда Аладан исемендәге театр җитәкчесе чакыруы буенча “Халык алдында чыгыш” темасына ачык лидерлык дәресе үткәрелде. Укучылар сораулар да әзерләгән иде. Алып баручы сәхнә сөйләменә, сөйләшү осталыгына һәм сәхнәдә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре күрсәтелде.