#35 2011 нче ел

Гимназия тормышы гөрли генә...

1 нче декабрь көнне гимназиядә “Талантлы син, кеше туганым” исемле әдәби кунакханәдә язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты Галимҗан Гыйльманов белән очрашу үткәрелде. Әлеге очрашуда 5-8 нчы сыйныф укучылары катнашты. Кичәне 7а сыйныфы укучылары алып барды. Алар Галимҗан Гыйльмановның шигырьләрен сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм “Көмеш тарак” әсәреннән өзек тә сәхнәләштерделәр.

Кызыклы әңгәмәләр укучыларны, мөгаен, рухи яктан үстергән, баеткандыр.

Гимназия укучылары өчен район туры олимпиадалары гөрләп үтте: 8 - 10 сыйныф укучылары рус һәм татар мәктәпләре арасында призлы урыннар яуладылар. Укучылар, сезне тәбриклибез, алдагы эшләрегездә дә уңышлар телибез!

( Олимпиада нәтиҗәләре белән “Без булдырабыз!” рубрикасында таныша аласыз)

Шәһәр туры да якынлашып килә, әлеге турда да лаеклы урыннар алуыгызга ышанып калабыз! Уңышлар!

Гимназиядә “ИКТ-родитель” бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең икенче, хәл иткеч туры 17 нче декабрь көнне 16.30 актлар залында булды. Бәйге берничә этаптан торды. Беренче этапта әти-әниләрнең “Безнең гаилә” темасына әзерләгән презентацияләрен яклау булса, калган этапларда бәйгедә катнашучыларыбыз компҗютерны ни дәрәҗәдә белүе, эш итүе, ягүни интернетка керү, хат җибәрү һ.б. сынаулар бар иде. Әти-әниләр бирем эшләгәндә, тамашачыларыбыз өчен, укучылар тарафыннан конөерт номерлары да әзерләгән иде. Әлеге зур бәйге беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, матур һәм кызык итеп үткәрелде. Бәйгедә җиңүчеләрне котлап, гимназия директоры Г.Г.Шәмсиева грамота һәм торт бүләк ителде. Бәйгенең җиңүчеләре гимназия сайтындагы “Яңалыклар” бүлегендә урнаштырылган! Афәрин, әти-әниләр!

Гимназиядә 17.12.2010 уку елының беренче яртыллыгы нәтиҗәләрен белер өчен, укучылар арасында (компьютерның клавишаларында унбармаклы “сукыр” басу) “Гимназиянең иң шәп солисты” бәйгесе булып узды. Бәйгедә 8-10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Бәйгедә катнашучылар арасында бер һәм ике ел йөрүче укучылар да бар иде. Шулай булуына карамастан, балалар үзләрен сынатмады. Конкурс нәтиҗәләрен сез гимназия сайтыннан белә аласыз.

“Игелеклелек атнасы” кысаларында, гимназиядә иҗади эшләр һәм презентацияләр конкурсы үткәрелде. Иҗади эшләрнең темалары шуннан гыйбарәт: “Шатлык бүләк ит”, “Кайгыны аңлый, уртаклаша бел.”

Гимназия укучылары Яңа елны зарыгып көтә, төрле конкурсларга әзерләнү, мәктәпне һәм кабинетларны бизәүдә катнашу, аларның дәртләрен арттыра.

24 нче декабрь көнне гимназиянең актлар залында 5-10 нчы сыйныф укучылары өчен, “Иң яхшы Кар кызы һәм Кыш бабай” бәйгесе үткәрелде. Бәйге Кар кызы һәм Кыш бабайның таныштырулары белән башланып китте. Яңа ел бәйрәме башлангыч сыйныф укучыларының җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге кичә үзенчәлекле: андагы кунакларыбыз дөньяның төрле илләреннән килгән иде. Аларның чыгышларын карап, бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгеләнә килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Ниһаять, без җиңүчеләрне белгеләнде.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –
Яңа ел килә безгә.
Яңа бәхетләр китерсен
Сезнең һәрберегезгә.

Минһаҗева Айнур, 10а