#35 2011 нче ел

Грипп йөри кизәнеп

Кыш мизгеленә дә кердек. Хәер, безнең якларда суыклар алдан ук “кирәкне бирә” башлый. Әле суыта, әле җылыта башлый. ОРЗ белән грипп өчен – иң уңайлы шартлар.

* Вакыт-вакыт без йогышлы авыруларның “кабыну” чоры белән очрашабыз. Шундыйларның берсе грипп авыруы. Бу авыру үзеннән соң төрле катлауланулар калдыруы белән куркыныч. Шуңа күрә авыруны кисәтү дәвалауга караганда жиңелрәк. Әгәр алдан саклану чаралары күрелмәсә, халыкның 40 % ы вирус белән зарарланырга мөмкин.

Безнең мәктәптә 470 укучы исәпләнә.Төрле саклану чаралары үткәргәндә, бу сан 15% ка кадәр кимергә мөмкин. Әйтелгән чаралар нәтиҗәсендә авырулар санын күпкә киметергә була.

Моның өчен саклану чараларын күрергә кирәк: организмны чыныктыру, спорт белән шөгыльләнү, витаминлы ризыклар куллану, саф һавада йөрү һ.б.

* Без грипп вирусының җилләтелми торган пычрак урыннарда туплануын беләбез. Озак вакыт андый биналарда булучылар шул вирус белән зарарланырга мөмкин. Мәсәлән, җилләтелмәгән бүлмәдә тупланган грипп вирусы 80% кешене зарарлый. Даими җилләтелгән, дымлы жыештыру уздырылган бүлмәдә бу сан 15% ка кадәр кими. Шул шартларны үтәгәндә без үз сыйныфыбыздагы күп кешене авырудан саклап кала алабыз.

Моның өчен сыйныф бүлмәләрен даими җилләтү, тәнәфесләрдә дымлы җыештыру үткәрергә кирәк.

* Әгәр үзегездә гриппның тәүге билгеләрен сизәсез икән, таныш-белеш яки якыннарыгыз тәкъдим иткән “ышанычлы” таблеткалар белән мавыгып китмәвегез хәерле, чөнки шул рәвешле чирне тагын да тирәнрәк җибәрүегез ихтимал. Шулай ук көчле химик препаратларны еш куллансаң, организм авырулар белән үзаллы көрәшә белми башлый. Иммунитет түбәнәя һәм яңадан-яңа чир эләктерүгә дучар була. Шуңа күрә ОРЗ һәм грипп вакытында көчле тәэсир итә торган даруларга үрелми торырга кирәк. Иң яхшысы күп эчәргә, ятып торырга, иммунитетны күтәрүче чаралар кулланырга кирәк, һәм табигый антибиотиклар барлыгын да онытмыйк.


Кишер

Кишер – Урта Европа үсеслеге. Бу – кеше тарафынннан файдаланылган бик борынгы үсемлек.

Үзенә генә хас тәме һәм шикәрнең күп булуы белән кишер тәмле, туклыклы азык булып тора. Кишерне көн саен куллану организмны ныгыта, йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. Аны йөрәк-кан тамырлары, бавыр һәм бөер авырулары булганда азык итеп кулланалар. А витамыны җитмәгәндә, күз күрү кимчелекләре булганда кишернең файдасы күп. Шулай ук кишер ашаган кешенең каны, ашказаны чистара, тәнендә ныклык һәм көч арта. Каны аз кешегә дә кишер аларга киңәш ителә.

Әгәр дә җәрәхәтләнгән урынга кишерне төеп япсаң, яра тиз төзәлә, яшь ит үстерә. Тамакта шеш булганда кишер суына яртылаш бал кушып чайкасаң бик файдалы. Кишернең орлыгында да дәвалау үзлекләре бар.


Йокы

Кайсы сәгатьләрдә йокларга кирәк, дигән сорау бик әһәмиятле. Кичке сәгать унбердән иртәнге алты-җиделәргә кадәр ара йокы өчен аеруча файдалы дип исәпләнә. Кичке сәгать 11ләргә организмыбыз шулкадәр арыган була, ул йокыга тоткарлануны үз эшчәнлегендә зарури вакыт буларак кабул итә. Иртәрәк ятканда йокыга тоткарлану тиешле вакыттан бераз элегрәк булырга мөмкин. Әгәр дә тиешле вакыттан соңрак йокларга ятсак, кайбер орган һәм системаларның шушы мизгелгә үтә нык аруы мөмкин.

Йокы өчен кичке унбердән иртәнге җиде сәгатькә кадәр вакыт һәркемгә дә мәҗбүри түгел. Асылда һәр кешенең үзенең эш һәм ял риңимы була: берәүләр – “тургай”, ә икенчеләре исә – “төнге” ябалак.


Нуруллина Ләйсән,
Ганиева Лилия, 6а