#35 2011 нче ел

Ап-ак карлы Яңа ел килә!

Ел буе әйтелмәгәнгә
Җитмидер ул гомердә.
Ишетелә аламаганны
Өйрән икән күрергә.
Соңлаган да, булмаган да
Килә бер көн эчендә:
Барча теләк чынга аша
Елның соңгы кичендә...

Әхсән Баянов

Чыршы исе, бүләкләр, яңа өметләргә омтылырга дәрт уяну, хыяллар.... Күңелгә ямь китреүче бу сүзләр, әлбәттә, көтеп алган Яңа ел бәйрәме белән бәйле. Мөгаен, бу бәйрәм - елның иң матур, иң кызыклы, иң “тәмле” бәйрәмнең берседер. Яңа елны яратмаган кеше юктыр дип ышанам. Бары шул бәйрәм генә могҗизалар тудыра, яңа куанычлар китерә һәм тормышны җиңелрәк кабул итәргә ярдәм кыла. Һәрбер кешегә яшәр өчен, ниндидер өмет, яңа көнгә якты караш кирәк. Шуңа күрә без һәрвакыт төрле максатларга ирешергә тырышабыз, шул ук вакытта хыяллар корабында да уй диңгезләрен гизәбез. Яңа елны көтү – үзе бер яңа өмет. Һәр адәм баласы киләсе елның тагын да бәхетлерәк, яхшырак, тынычрак, кызыклырак булуына ышана. Шул ышану – авыр тормыш юлындагы һәрберебезгә көч бирүче, кыен үрләрне яуларга илһамландыручы...

Киләсе 2011 нче ел – Мәче белән Куян елы. Ә ни сәбәпле бу елны ике символ сурәтли икән? Көнчыгыш календаре буенча 12 елның һәрберсе белән бер җәнлек идарә итә. Шундый легенда бар: Будда үзенең туган көне уңаеннан 12 җәнлекне кунакка чакырган, ләкин аның янына юл киң елган аша барган. Һәрбер хайван (Күсе, Елан, Эт, Мәче, Куян, Ат, Аҗдаһа, Буйвол, Юлбарыс, Дуңгыз,Әтәч, Маймыл, Кәҗә) Будда янына барып җиткәннәр. Ләкин болар ның ярышларын карап торган җантатарлар нәрсәгәдер Мәченеңме, Куянныңмы беренчерәк килеп җитүен күрмичә калганнар. Будда ярышны үткән хайваннарның һәрберсенә бер ел бүләк иткән, ә Мәче белән Куян икесе бер елның символы дип калганнар.

Бу ел – тынычлык, уйланулар, уңышлар елы, җитди карарлар кабул итәргә киңәш ителми.

Безнең гимназиядә дә Яңа елга актив рәвештә әзерлек бара. Укучылар төрле, матурдан-матур стенгазеталар, плакатлар ясыйлар, күңелләрен биреп, сыйныфлар үз кабинетларын бизиләр, мәктәбебезнең һәрбер почмагы яңа ел белән аңкып тора. Шулай ук “Кыш бабай һәм Кар кызы” бәйгесенә дә сыйныфлар тырышып әзерләнәләр.

Хөрмәле укытучылар, укучылар һәм Җир шарында барлык кешеләр!

Яңа елда сезгә бәхет, шатлык, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек һәм төрле өлкәләрдә уңышлы дәрәҗәләрне яулауларыгызны телим! Китеп баручы елда булган барлык бәхәсләрне, авыр мизгелләрне, әйтелгән кырыс сүзләрне онытырга яки рәнҗеткән кешеләрегезне гафу итәргә тырышыйк! Барлык кәефсезләнүләр, унышсызлыклар Яңа ел төнендә явучы ап-ак карга үрелеп сездән еракка китсеннәр! Үзегез дә бүләк итмәгән җылы карашыгызны якыннарыгызга Яңа елда күрсәтегез. Дөнья – кызыклы, кыен, кайгылы һәм шатлыклы, тормыш – авыр, шул ук вакытта Аллаһының иң зур бүләге. Шул дөньяны гизер, аның асылына төшенер өчен, тормышның киртәләрен ерып чыгар өчен, якыннарыгызга терәк булыгыз һәм Яңа елга яңа дәрт, омтылышлар, күтәренке кәеф һәм йөрәктәге җиңеллек белән аяк басыгыз! Бәйрәм белән!

Минһаҗева Айнур, 10а